Фото: Пычак авылында җиде сыйныф укучылары “Аулак өй” бәйрәме үткәрде
Хәбәрләр

Фото: Пычак авылында җиде сыйныф укучылары “Аулак өй” бәйрәме үткәрде

Татар халкының әби- бабаларыбыздан калган гореф- гадәтләрне яңарту, укучылырны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләр аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан Пычак авыл китапханәчесе җиденче сыйныф укучылары белән "Аулак өй " күренеше сәхнәләштерелде.

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка

да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

Без дә әби- бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәребездән "Йөзек салыш", "Тотып ал", "Капкалы", "Назалы", "Борылдырышлы" уеннарын уйнадык.

Фирдәүсә ГАЛИМОВА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев