Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшсезлек өчен пособие алган чор пенсия стажына кертелә

Минем хезмәт стажым бик аз - 7 ел гына. Аннан тыш, ике эш арасында мәшгульлек үзәгендә исәптә торып, эшсезлек буенча пособие алдым. 2003 елда балам туды. Декрет ялыннан соң эшкә чыкмадым, ә хәзер эшли башларга исәп: махсус курсларга йөрдем. Иминиятләнгән хезмәт стажына эш чорыннан тыш кайсы периодлар кергәнен беләсем килә....

Минем хезмәт стажым бик аз - 7 ел гына. Аннан тыш, ике эш арасында мәшгульлек үзәгендә исәптә торып, эшсезлек буенча пособие алдым. 2003 елда балам туды. Декрет ялыннан соң эшкә чыкмадым, ә хәзер эшли башларга исәп: махсус курсларга йөрдем. Иминиятләнгән хезмәт стажына эш чорыннан тыш кайсы периодлар кергәнен беләсем килә. Минем эшләгән вакытлар берничә мәртәбә өзелеп торуы моңа тәэсир итәме?

Вәлия САБИРОВА

Хөрмәтле Вәлия ханым!

"Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы 173 ФЗ (17 декабрь 2001 ел) пенсия билгеләгәндә стажның өзелмәгән булуын таләп итми. Стаж календарь буенча, чынбарлыкта эшләгән чорлардан исәпләнә (әлеге Законның 12 маддәсе, 1 пункт).

Закон нигезендә (11нче маддә, 4 пункт) эшсезлек өчен пособие алган чор пенсия стажына кертелә. Сезгә стажыгызны тагын ике елга арттырырга мөмкин дигән сүз. Баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү чоры шулай ук атаның яки ананың стажына кертелә, тик өч елдан артык түгел (11 мәдда, 3 пункт). Шулай итеп сезнең хәзерге хезмәт стажыгыз 10,5 ел исәпләнә.

РПФның район идарәсе

фото: channel11.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk