Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элеватор беренче ашлык олауларын кабул итте (+фото)

Узган шимбәдә элеватор тантаналы төстә беренче ашлык олауларын кабул итте. -"Ватан" һәм "икмәк" сүзләре тәңгәл йөри, чөнки икмәк - илнең тоткасы ул, - дигән мәгънәле сүзләр яңгырады тантана барышында. Ипиле булу өчен авыл кешесе никадәр көч, хезмәт, вакыт һәм чыгымнар сарыф итә. Аннан соң яз-җәй буе күзен күктән алмый. Хезмәтенең...

Узган шимбәдә элеватор тантаналы төстә беренче ашлык олауларын кабул итте.
-"Ватан" һәм "икмәк" сүзләре тәңгәл йөри, чөнки икмәк - илнең тоткасы ул, - дигән мәгънәле сүзләр яңгырады тантана барышында.
Ипиле булу өчен авыл кешесе никадәр көч, хезмәт, вакыт һәм чыгымнар сарыф итә. Аннан соң яз-җәй буе күзен күктән алмый. Хезмәтенең соңгы нәтиҗәсе һава торышына бәйле бит.
Әлеге чарада катнашкан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да шул хакта басым ясап үтте.
-Май аенда яңгырларга зарыксак та, июнь аенда явым-төшемнәр бик мул булды. Шуңа республика җитәкчелеге төньяк районнардан, шул исәптән бездән дә мул икмәк уңышы көтә. Басуларда уңыш өлгереп килә, аны җыеп алу өчен техника хәзерлек сызыгына куелды. Элеватор да китерелгән ашлыкны эшкәртеп барырга сәләтле. Эшне тәүлек буе оештырсак, булган уңышны югалтуларсыз август аенда җыеп алырбыз дип өметләнәм, - диде ул.
Татарстан Юстиция министры Мөхәррәм Ибятов та район игенчеләре хезмәтенә зур бәя бирде.
-Мин үзем Тәтеш ягыннан. Республиканың күп районнары аша үтеп йөрергә туры килә. Кукмара басулары үзенең чисталыгы, мул уңышы белән аерылып тора. Район халкы да эшчән, һөнәрле булуы белән тирә-юньдә дан тота. Уракта да сынатмассыз дип уйлыйм, - диде башкала кунагы, тантанада катнашучыларны котлап.
Беренче ашлык олаулары алып килүне, гадәттә, иң тәҗрибәле шоферларга йөклиләр. "Әсәнбаш" агрофирмасының "Виль Кужым" бүлекчәсеннән килгән Юрий Осиповның да 36 ел стажы бар икән инде.
-Ел саен урып-җыюда катнашам. Икенче КамАЗым бу минем. Элеватор юлын да еш таптарга туры килә. Икмәге булса, эштән курыккан юк, - диде ул.
Элеватор коллективы да урак сезонына яхшылап хәзерләнгән. Барлык ашлык эшкәртү җайланмаларын энә күзеннән үткәргәндәй итеп тикшереп, ремонтлап чыкканнар. 11 комбайнны берләштергән механикалаштырылган отрядлары инде басуларга чыгып киткән. Икмәк олаулары килә башлагач, ашлык киптергечләргә дә җан керер. Тирә-юньгә кипкән бөртек исе таралыр. Туклыкны чагылдыручы, җанга тынычлык иңдерүче ис ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X