Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Электр җиһазлары белән эш иткәндә аеруча саклык сорала

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе электр җиһазлары белән эш иткәндә гражданнарны кабат искәртә: 1.Электр чыбыклары һәм кабельләрнең изоляцияләре бозылган очракта приборлардан файдаланмаска! 2.Төзек булмаган розеткаларны, сүндергечләрне кулланмаска! 3.Төзек булмаган электр җылылыгы бирә торган приборларны файдаланырга ярамый! Электр плитәләре, үтүкләр, чәйнекләрне янмый торган аслык материаллары булганда гына файдаланырга кирәк. 4.Кулдан...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе электр җиһазлары белән эш иткәндә гражданнарны кабат искәртә:

1.Электр чыбыклары һәм кабельләрнең изоляцияләре бозылган очракта приборлардан файдаланмаска!

2.Төзек булмаган розеткаларны, сүндергечләрне кулланмаска!

3.Төзек булмаган электр җылылыгы бирә торган приборларны файдаланырга ярамый! Электр плитәләре, үтүкләр, чәйнекләрне янмый торган аслык материаллары булганда гына файдаланырга кирәк.

4.Кулдан ясалган электр җылыткычлар файдаланмаска!

5.Артык көчәнештән һәм кыска ялганыштан саклый торган теләсә нинди эрүчән материаллар файдаланмагыз.

6.Температурасын көйли торган приборлары төзек булмаган җылылык җиһазларыннан файдаланмагыз

7.Электр приборларын файдаланганда караучысыз калдырмагыз.

8.Авария яки башка төр вакытлы эшләр башкару өчен очраклы электр озаткыч чыбыклар кулланмагыз.

Көндәлек тормышта янгыннан саклануның иң гади кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

фото: http://www.chepetsk.ru/dni/news/2012-01-31-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X