Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чуллы авылында атна саен аулак өйгә җыелалар

Без, Чуллы авылы хатын- кызлары бик күңелле, матур яшибез. Китапханәче Венера Хаҗиева теләге булган барлык гүзәл затларыбызны җыеп, атнага бер тапкыр - чәршәмбе көнне "Аулак өй" үткәрә. Без бу көнне атна башыннан ук көтеп алабыз. Әлеге түгәрәккә яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге апа-ханымнар да бик теләп йөриләр. Без "Аулак өй"дә...

Без, Чуллы авылы хатын- кызлары бик күңелле, матур яшибез. Китапханәче Венера Хаҗиева теләге булган барлык гүзәл затларыбызны җыеп, атнага бер тапкыр - чәршәмбе көнне "Аулак өй" үткәрә. Без бу көнне атна башыннан ук көтеп алабыз. Әлеге түгәрәккә яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге апа-ханымнар да бик теләп йөриләр. Без "Аулак өй"дә кул эшләре белән шөгыльләнәбез: кемдер башмак, берәүләр йон оекбаш, жилет, мунчала бәйли, оригами белән кызыксынучылар - кәгазьдән казлар ясаучылар да бар. Төрле төстәге җепләрдән роза чәчәкләре бәйләдек. Якын кешеңә менә дигән бүләк бит! Җепләрне исә кем кая бара, шуңа кушып җибәрәбез. Эшләнмәләребезне күргәзмәгә куеп, бер-беребезгә өйрәтәбез. Өйдән тәм-томнар пешереп алып килеп, бергәләшеп чәй эчәбез. Кибет ризыкларын түгел, нәкъ менә үзебез пешергәнгә өстенлек бирәбез. Ризык пешереп килгән хуҗабикә аны әзерләү алымын башкалар белән дә уртаклаша. Менә шулай күңелле гомер кичерә безнең яклар.

Зөлфия МӨХӘММӘТДИНОВА, Чуллы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев