Әлеге хатын-кызның бер банкка 250 мең сум бурычы җыелган була. Әлеге бурычын кайтарасы урында, ул суд приставларыннан качып йөргән. Шуның аркасында аның автомобиле эзләүгә бирелгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Daewoo Nexia машинасында җилдерүче бурычлыны М-7 трассасында, Щербаковка авылы тирәсендә, эләктереп ала. Автомобильнең эзләүдә булуы ачыкланганга күрә, урынга суд приставлары чакыртыла. Алары тиешле акт төзеп, бурычлының тимер атын махсус стоянкага озата. Әлеге хатын-кызга бурычларын түләгәнче җәяү йөреп торырга туры киләчәк.
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?
Нет комментариев