Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бөтенроссия конкурсында кукмаралылар да катнаша ала

    Татарстанда "Россия оешмаларында югары социаль нәтиҗәлелек" дигән Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын тарту - конкурсның төп бурычларының берсе. Конкурс 12 социаль мөһим номинация буенча үтә: эш урыннары булдыру һәм аларны яхшырту, производство травмасын һәм һөнәри авыруларны киметү, кадрлар понтенциалын үстерү, сәламәт...

    Татарстанда "Россия оешмаларында югары социаль нәтиҗәлелек" дигән Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын тарту - конкурсның төп бурычларының берсе.
    Конкурс 12 социаль мөһим номинация буенча үтә: эш урыннары булдыру һәм аларны яхшырту, производство травмасын һәм һөнәри авыруларны киметү, кадрлар понтенциалын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль партнерлыкны үстерү һәм башкалар.
    Оешмалар берьюлы берничә номинациядә катнаша алалар. Конкурста катнашу бушлай. Конкурста катнашу өчен заявкалар 2013 елның 1 июленә кадәр Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында кабул ителә. Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат белән министрлык сайтында (http:mtsz.tatarstan.ru) танышырга мөмкин.

    Реклама

    фото: http://minagro.saratov.gov.ru/development/index.php?ELEMENT_ID=2743

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: