Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан РДКда күргәзмә-сату оештырылачак

7 ноябрьдә район Мәдәният йортында "Европа сыйфат атналыгы" рамкасы кысаларында һәм Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан районның юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан әзерләнгән иң яхшы кулинар һәм кондитер ризыкларына конкурс һәм күргәзмә-сату оештырыла. Конкурска тәкъдим ителгән эшләнмәләргә бирегә килүчеләрнең фикере дә исәпкә алынып, мәртәбәле жюри тарафыннан бәя биреләчәк. Әлеге чара...

7 ноябрьдә район Мәдәният йортында "Европа сыйфат атналыгы" рамкасы кысаларында һәм Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан районның юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан әзерләнгән иң яхшы кулинар һәм кондитер ризыкларына конкурс һәм күргәзмә-сату оештырыла. Конкурска тәкъдим ителгән эшләнмәләргә бирегә килүчеләрнең фикере дә исәпкә алынып, мәртәбәле жюри тарафыннан бәя биреләчәк. Әлеге чара район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге, кулланучылар хокукын яклау һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлеге тарафыннан, район Башкарма комитеты һәм "Хезмәт даны" газетасы белән берлектә үткәрелә. Шушы ук көнне эшмәкәрләргә һәм халыкка кулланучылар хокукын яклау, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү буенча сорауларга җаваплар биреләчәк.

Башлана 10 сәгатьтә. Рәхим итегез!

http://alaty.ru/index.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk