Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Минтимер Шәймиевнең туган көне

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 79 яшьлек билгеләп үтә. 1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында дөньяга киләгән Минтимер Шәрип улы Шәймиев, белүебезчә, хезмәт юлын 1959 елны Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап...

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 79 яшьлек билгеләп үтә.

1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында дөньяга киләгән Минтимер Шәрип улы Шәймиев, белүебезчә, хезмәт юлын 1959 елны Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап җибәрә. Соңрак аның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре вазифаларын башкару да мәгълүм. 1990 елда ТАССР Югары Совет рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. 1992 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана һәм 2010 елның мартына кадәр әлеге вазифада халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, зур эшләр башкара.

Минтимер Шәймиев борынгы Болгар каласы белән Зөя утрау-шәһәрен төзекләндерүдә гаять зур көч куйган һәм хәзер дә әлеге хезмәткә бар булган тырышлыгын багышлаучы шәхес.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53243-b

Фото: shaimiev.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk