Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген иртәнге якта Кукмара өстеннән НЛО узмадымы икән?

Кукмара өстеннән уза торган һава юлы аша көненә ничәмә-ничә самолет очып үтәдер. Офыкның төньяк-көнчыгышыннан ак юл сызып, алар зур тизлек белән очып киләләр һәм тиз арада көньяк-көнбатышка таба китеп югалалар. Бүген иртән исә самолетлар килә торган якта бер-бер артлы ике якты объект пәйда булды. Авышкан тәлинкәне хәтерләткән бу объектлар күктә...

Кукмара өстеннән уза торган һава юлы аша көненә ничәмә-ничә самолет очып үтәдер. Офыкның төньяк-көнчыгышыннан ак юл сызып, алар зур тизлек белән очып киләләр һәм тиз арада көньяк-көнбатышка таба китеп югалалар. Бүген иртән исә самолетлар килә торган якта бер-бер артлы ике якты объект пәйда булды. Авышкан тәлинкәне хәтерләткән бу объектлар күктә шактый вакыт "эленеп" тордылар. Аннары берсе кузгалып якыная башлады һәм бик зур тизлек белән Кукмара өстеннән очып үтте, әмма ул самолетка охшамаган, шар формасындагы җисем иде. Икенчесе дә кузгалып калды, тик анысын күзәтә алмадым, эшкә ашыга идем, дип хәбәр итте безгә Альбина исемле газета укучыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk