Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер кукмаралы билгесез затка 3000 сум акча күчергән

Шунысы аянычлы: кайберәүләр мошенниклар тозагына кат-кат эләгә

Мошенниклар тозагына эләгүчеләргә дә уяулык хисе җитеп бетмидер, юкса, газеталарда кат-кат язылуга карамастан, һаман бер үк капкынга эләгәләр.

- Быелның гыйнвар аенда гына да инде эчке эшләр бүлегенә мошенниклардан зыян күргән ике райондашыбыз мөрәҗәгать итте, - диде район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Аның берсе "Авито" сайтында компьютер өчен кирәкле детальләр сату турында игълан биргән билгесез кешегә 5500 сум акча күчерә. Аның мошенникларның мондый төр җинаятьләре турында участок инспекторы тарафыннан да кисәтелгәне, матбугат чараларында да язмалар укыганы булган. Ләкин үзен кызыксындыручы товарның арзанлыгы уяулыгын киметә. Икенче райондашыбыз да үзенең банк картасыннан "Саклык банкы онлайн" кушымтасы аша билгесез затка 3000 сум акча күчерә. Монысының сәбәбе - мошенниклар аның апасының "ВКонтакте"сайтындагы шәхси битен ватып керәләр һәм 3000 сум акча күчерүен сорап хат юллыйлар. Зыян күрүче, әлбәттә, хәбәрне апасыннан килгән дип уйлый һәм ул сораган сумманы күчерә. Иң элек апасына телефоннан шалтыратып сорашса, яхшы булыр иде дә бит...

Шунысы аянычлы: кайберәүләр мошенниклар тозагына кат-кат эләгә. Мәсәлән, узган елның декабрендә бер ханым социаль челтәрләрнең берсендә 12 мең 700 сумга итальян туннары сатылу турында белдерү күреп ала. Мондый бәягә кем кызыкмас, ул да банкомат аша тиз генә кирәкле сумманы күчерә. Акча күчкәннән соң, "ВКонтакте"дагы әлеге белдерү басылган бит юкка чыга, тунның да һаман килеп җиткәне юк әле. Югыйсә, бу гражданка инде 2017 елның июнендә бер тапкыр мошенниклар тарафыннан алданган була.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев