Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер егет таксистка кадаклы таяк белән ташланган

Яшел үзән шәһәрендә 25 яшьлек Марат Баһаветдиновка карата суд карары чыгарылган. Ул җәберләү, разбой һәм машина урлауда гаепле дип табылган. Бу турыда шәһәр прокуратурасында хәбәр итәләр. Үткән елның 24 августында исерек хәлдәге Баһаветдинов таксида барган өчен түләүдән баш тарта. Моннан тыш егет сыра шешәсен машинаның арткы тәрәзәсенә бәреп вата, үтерү...

Яшел үзән шәһәрендә 25 яшьлек Марат Баһаветдиновка карата суд карары чыгарылган. Ул җәберләү, разбой һәм машина урлауда гаепле дип табылган. Бу турыда шәһәр прокуратурасында хәбәр итәләр.

Үткән елның 24 августында исерек хәлдәге Баһаветдинов таксида барган өчен түләүдән баш тарта. Моннан тыш егет сыра шешәсен машинаның арткы тәрәзәсенә бәреп вата, үтерү белән янап такси шоферына ташлана.

Таксист качырга теләгәч, куып җитеп, кадаклы таяк белән куркытып, телефонын һәм машина ачкычын даулый. Аннары шул машинада кача. Таксистның хезмәттәшләре егетне куып тоталар. Шулай ук Баһаветдиновның бергә яшәүче хатынын да даими кыйнап торуы ачыкланган.

Суд карары нигезендә егет 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Чыганак: http://prokazan.ru/auto/view/75320

фото: http://vision-quadractiv.narod.ru/samaya/samaya-opasnaya-kan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk