Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

БДИ тапшыру көннәре расланган

РФ Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак. Аларны 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математиканың төп, 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча сынаулар көтә. Химия һәм җәмгыять белеме...

РФ Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.

Аларны 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математиканың төп, 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча сынаулар көтә. Химия һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнарны мәктәпне тәмамлаучылар 8 июнь көнне тапшырачак. Чит ил телләре буенча БДИ тапшыру көне (язмача) 11 июньгә билгеләнгән: аның телдән булган өлеше 17 һәм 18ендә үткәреләчәк. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, тарих фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнары 15 июньдә узар дип көтелә.

Нигезле сәбәпләрдән рус теле буенча имтиханны тапшыра алмаганнар өчен резерв көн каралган - 22 июнь. Математиканы - төп һәм профильле дәрәҗәнең икесен дә - 23 июньдә тапшырып булачак. 24 июнь - география, химия, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм физика фәннәре буенча имтихан тапшыручылар өчен резерв көн. Чит ил теле, тарих, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ сайлаучыларга резерв көн 25 июньгә билгеләнгән.

Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/392131.htm

фото: http://tav.su/tags/%E3%EE%F1%FD%EA%E7%E0%EC%E5%ED/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk