Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

БДИ буенча "Кайнар линия" эшләячәк

29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен - рус теле буенча БДИ тапшырачак. Моның белән бәйле рәвештә Җәмәгатьчелек палатасы ел саен эшләп килә торган БДИ-2014 сораулары буенча кайнар линия ача. Гражданнар 7.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр 8-800-700-8-800 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт...

29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен - рус теле буенча БДИ тапшырачак. Моның белән бәйле рәвештә Җәмәгатьчелек палатасы ел саен эшләп килә торган БДИ-2014 сораулары буенча кайнар линия ача. Гражданнар 7.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр 8-800-700-8-800 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.

Кайнар линия номерына укучылар гына түгел, ә әти-әниләр һәм укытучылар да шалтыратырга мөмкин. Кайнар линия шулай ук 5 һәм 11 июньдә ягъни чыгарылыш сыйныф укучылары математика, җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ тапшырган көннәрдә эшлиячәк.

Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/305704.htm

фото: http://schs1383.mskobr.ru/obrazovanie/eg/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X