Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Байлангар мәчетен үзгәртеп коруда ярдәм кирәк

Хөрмәтле авылдашлар! Авылыбыз Байлангарда Аллаһ йорты - мәчетебезне үзгәртеп кору (яңарту, җылыту, зурайту) эшләрен башлап җибәрдек. Бу эшләрнең төп өлешләрен киләсе җәйдә башкарып, Корбан гаетенә өлгертү бурычы куйдык. Мәчетләр элек-электән халык хисабына (эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр, фермерлар) салынганнар, төзекләндерелгәннәр һәм тотылганнар. Без дә ниятләгән эшләребезне башкарганда авылдашларга һәм авылыбызда туып-үсеп, бүгенге көндә...

Хөрмәтле авылдашлар!

Авылыбыз Байлангарда Аллаһ йорты - мәчетебезне үзгәртеп кору (яңарту, җылыту, зурайту) эшләрен башлап җибәрдек. Бу эшләрнең төп өлешләрен киләсе җәйдә башкарып, Корбан гаетенә өлгертү бурычы куйдык. Мәчетләр элек-электән халык хисабына (эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр, фермерлар) салынганнар, төзекләндерелгәннәр һәм тотылганнар. Без дә ниятләгән эшләребезне башкарганда авылдашларга һәм авылыбызда туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашларыбызның матди ярдәмнәренә өмет итәбез. Аллаһка шөкер, кирәкле сумманың бер өлеше бу эшләргә битараф булмаган авылдашлардан туплана башлады. Ярдәм итәргә теләгәннәргә көчләреннән килгән сумманы авыл мәчетенә яисә мәчет кассиры Фазлыйәхмәт Кәримуллинга тапшырырга була. Шулай ук акчаны банк аша да күчерергә мөмкин. Банктагы реквизитлар:

Расчетный счет 40703810800000000962 ИНН 1623006242 БИК 049205815

Кор. Счет 30101810100000000815

Банк получатель: ОАО АИКБ Татфондбанк

Без, мәчет әһелләре, үз чиратыбызда сәдака хуҗаларына иман байлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен сорап, һәм шулай ук авылыбыз зиратында җирләнгән якыннарыгызның рухларына багышлап, аларга Аллаһтан дөньялыктагы гөнаһларын ярлыкауны сорап җәмәгать догасы кылырбыз.

Шушы уңайдан бу эшләрне башкару өчен зур күләмдә төзелеш метериаллары белән ярдәм иткән авылыбыз эшмәкәрләре Фәиз Кәримуллин һәм Рәдиф Галимуллиннарга, аларның гаиләләренә олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга иман байлыгы, ныклы сәламәтлек, эшләренең уң булуларын телибез.

Байлангар авылы имамы Габделфәрт хәзрәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев