Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Балалар ризыгы сыйфатлы булырга тиеш

    Район прокуратурасы белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыру буенча законнарның үтәлешен тикшерде. Кукмара 3нче урта мәктәбенең укучылар өчен азык-төлек, шул исәптән сосискалар кайтарту турында "УниКом" җәмгыяте белән килешү төзелгәнлеге билгеле булды. 10 февральдә әлеге җәмгыять куллану срогы 30 процент кына калган "Уральские" сосискалары китергән. Үз бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен әлеге җәмгыятьтән...

    Район прокуратурасы белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыру буенча законнарның үтәлешен тикшерде. Кукмара 3нче урта мәктәбенең укучылар өчен азык-төлек, шул исәптән сосискалар кайтарту турында "УниКом" җәмгыяте белән килешү төзелгәнлеге билгеле булды. 10 февральдә әлеге җәмгыять куллану срогы 30 процент кына калган "Уральские" сосискалары китергән. Үз бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен әлеге җәмгыятьтән килешү бәясенең 10 проценты күләмендә штраф алынырга тиеш булган, әмма мәктәп җитәкчелеге бу чараны күрмәгән. Мондый җитешсезлекләрне бетерү һәм киләчәктә юл куймау максатында район мәгариф идарәсе җитәкчесе исеменә тәкъдим җибәрелде, дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Наталья Разинова.

    Реклама

    фото: https://yandex.ru/clck/redir

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: