Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар Кыш бабайга ышанамы? (сораштыру)

Күптән түгел олы кызым Айсылу яныма килде дә, бик җитди генә итеп: -Әни, дөресен әйт әле миңа, Кыш бабай бармы ул? -дип сорады. Мин җиңел сулап куеп, җавап бирергә дә өлгермәдем, кечкенә кызыбыз Динә сүзгә кушылды. -Апа, бар, билгеле, алайса әти белән әнинең шуның кадәр бүләк алырга каян акчасы җитсен...

Кечкенә энем белән әле бәләкәй булганда, безгә гел мәрхәмәтле Кыш бабай килә иде. Хәтерлим әле, берсеннән-берсе озын шигырьләр ятлап, аларны йотлыга-йотлыга Кыш бабайга сөйли һәм күптән көтелгән бүләкләрне кулыбызга ала идек. Ә инде бүләкләрне карагач, аларның нәкъ менә без теләгәне туры килгәнен күреп шакката идек.

Әлеге балачак хатирәләре күңелдә иң җылы, иң рәхәт тәэсирләр калдырды. Ел саен ноябрь ахырында - декабрь башында без балалар белән Кыш бабайга хат язабыз. Быел ике кызыбыз да хатларны үзләре генә яздылар. Ул хатларны зур үскәч үзләренә күрсәтер өчен, әлбәттә, саклаячакмын. Бәлки аларның балаларының да шундый традицияләре барлыкка килер. 31 гыйнвар төнендә без бүләкләрне чыршы төбенә куябыз да, иртә белән алар берсен-берсе уздырып, шунда йөгерәләр. Кызларыбызның шатлыклы йөзләрен күрү әйтеп бетерә алмаслык зур бәхет. Бу хисне бернигә дә алыштырып һәм берни белән дә чагыштырып булмый. Нәрсә сорадылар икән соң алар Кыш бабайдан? Динә уенчыклар һәм кайбер канцелярия кирәк-яраклары дисә, инде аннан берникадәр зуррак булган Айсылуыбызның теләкләре җитдирәк: яңа рюкзак һәм мәктәп өчен канцелярия товарлары.

Ә сез балалар белән хатлар язасызмы соң? Алар нинди бүләкләр көтәләр? Әлеге сораулар белән без берничә газета укучыбызга мөрәҗәгать иттек.

Алия Хәбибрахманова, Кукмара:

-Яңа ел бәйрәменә алдан ук әзерләнә башлыйм: бүләкләр, өйне, чыршыны бизәр өчен әйберләр алам, һәм, әлбәттә, Кыш бабайга хат язабыз. Бик күпләр хат язуны бер минутлык эш дип кенә күз алдына китерәләр. Ә чынлыкта бу процесс сабыйлар күңелендә могҗизаларга ышаныч уята. Хатны язганда кызым әйтеп тора, мин язам, ә рәсем ясау, матур тасмалар белән бизәүне аңа калдырам. Ул күбрәк курчаклар, йомшак уенчыклар сорый иде, әмма бервакыт тылсымлы таяк теләвен белдерде. "Кыш бабай, сине башка борчымас өчен, һәм үзем дә гаҗәеп хәлләр тудырыр өчен мин могҗизалы таяк телим", - дип язган иде ул.

Наталья Михайлова, Иске Каенсар:

-Балачакта һәркем Кыш бабайга хат язгандыр инде ул. Минем улым да елның-елында әлеге зур бәйрәмне көтеп ала һәм Кыш бабайга, әлбәттә, хат яза. Элек ул уенчык тимер юл, кечкенә машина турында хыяллана иде. Ә быел җирән песи баласы сорады. Аны яратырга һәм аны тәрбияләргә сүз бирде. Үсә улыбыз, кызыксынулары да арта бара, әмма могҗизаларга ышану аның йөрәгендә мәңге яшәячәк. Чөнки ул бу дөньяда мәрхәмәтле Кыш бабай барын һәм Яңа ел төнендә аның хыялларны тормышка ашыруын белә.

Эльвира Закирова, Кукмара:

-Минем кызым Ильвинага 4 яшь һәм ул Кыш бабайның барлыгына чын күңеленнән ышана. Яңа елга бер ай кала без Төньяктагы бабайга хат язабыз. Мин аны "җибәрәм" һәм Яңа ел төнендә бүләк инде чыршы төбендә була. Бу минутларда дөньяда аннан да бәхетле кеше булмый. Үз яшенә карап, кызым төрле уенчыклар сорый. Кечкенә булганлыктан, ул әле чын күңеленнән ерак Төньякта могҗизалы Кыш бабай яшәгәнен һәм аның дөньядагы барлык балаларга бүләк өләшкәненә ышана. Тиздән Ильвина үсеп җитәр һәм Яңа ел могҗизасына ышанмый башлаячак инде, ә минем аның балачагын озаккарак сузасым килә.

Кукмарада яшәүче, исемен әйтергә теләмәде:

-Мин ике баламны берүзем генә үстерәм. Алар да Кыш бабайга ышаналар, әмма безнең теләкләр бервакытта да финанс мөмкинлекләре белән туры килми. Хатлар язмыйбыз, чөнки алар теләгән уенчыкларны сатып ала алмыйм. Әлбәттә, альбом, буяулар, төсле карандашлар кебек бүләкләр әзерлим, чөнки балаларым рәсем ясарга бик яраталар. Ә тәм-томнардан торган күчтәнәчләрне алар мәктәптән һәм балалар бакчасыннан алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев