Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташлы-Елга балалар бакчасында да музей бар

Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда кечкенә генә музей булдырдык. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен төйнәгәннәрен һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән...

Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда кечкенә генә музей булдырдык. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен төйнәгәннәрен һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән өйләрне бизәгәннәрен аңлатабыз. Балаларда егетләрнең чиккән кәләпүш, кызларның калфак киеп йөрүләре турында да күзаллау булдырырга тырышабыз. Шулай ук милли ризыклар турында да белемнәрен тирәнәйтәбез.

Эльвира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Ташлы - Елга авылы балалар бакчасы тәрбиячесе

фото: http://www.maaam.ru/detskijsad/blog-yelviry-popovoi/page-4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk