Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл сөте бигрәк тәмле

Поселокның без яшәгән Гафиятуллин урамында бер фермер хуҗалыгы көнаралаш килеп, үзләре җитештергән сөт сата башлады. Бик ошаттык: сөте чиста, куе, тәмле, бәясе дә кибетнекеннән күпкә арзан. Савытың булмаса пакетларга салып бирәләр. Бик тырыш кешеләр икән - шундый гаилә фермасы оештырып, күпләп мал асрап яшәү бик мәшәкатьле бит. Шуның өстенә поселокка...

Поселокның без яшәгән Гафиятуллин урамында бер фермер хуҗалыгы көнаралаш килеп, үзләре җитештергән сөт сата башлады. Бик ошаттык: сөте чиста, куе, тәмле, бәясе дә кибетнекеннән күпкә арзан. Савытың булмаса пакетларга салып бирәләр. Бик тырыш кешеләр икән - шундый гаилә фермасы оештырып, күпләп мал асрап яшәү бик мәшәкатьле бит. Шуның өстенә поселокка килеп, сөт сатарга да вакыт табалар. Эшләре алга таба да уң булсын иде. Алар музей янындагы "Пятерочка" кибете каршында да саталар икән. Әмма урыны дөрес сайланмаган - базар янында сатсалар, халыкка уңайлырак булыр иде, дигән фикер әйттеләр танышларым.

Фәрзия Габделхакова

фото: http://www.liveinternet.ru/users/3286968/post326438294/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X