Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автомобиль суга баткан: үлүчеләр дә бар

Фаҗига турында коткару хезмәтенә 24 октябрьдә 12:28 сәгатьтә хәбәр кергән. Буа районы Козловка авылы янында Зөя елгасында "ВАЗ-2107" автомобиле батуы хакында хәбәр ителә. Машинада 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында әйтелә. Тиз арада фаҗига булган урынга барган янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтчелекләр вәкилләре Козловка авылыннан 23әр яшьлек ике егет, Кыяттан 20...

Фаҗига турында коткару хезмәтенә 24 октябрьдә 12:28 сәгатьтә хәбәр кергән. Буа районы Козловка авылы янында Зөя елгасында "ВАЗ-2107" автомобиле батуы хакында хәбәр ителә.

Машинада 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында әйтелә. Тиз арада фаҗига булган урынга барган янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтчелекләр вәкилләре Козловка авылыннан 23әр яшьлек ике егет, Кыяттан 20 яшьлек кыз мәете белән машинаны судан 2 сәгатьтән соң тартып чыгаралар.

Бу коточкыч хәл 24 октябрьгә каршы төндә булган дип фаразлана. Кыр юлы белән барган автомобиль йөртүче кар яву аркасында ярны күрмичә калган һәм идарәне югалткан булуы мөмкин. Автомобиль текә ярдан башта "борыны" белән төшеп, әйләнеп каплана һәм суга шуып төшә.

Чыганак һәм фото: buinsk-tat.ru

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk