Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 26 октябрь 2015 яңалыклары

    • 26 октябрь 2015 - 13:57
      ЮХИДИ хезмәткәрләрен кыйнаганнар
      Узган шимбәдә Казанда «Дэу Нексия» машинасы юлда авария ясаган һәм урыннан качкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре качкан машинаны эзәрлекли башлаган. Руль артында утыручы ханым кисәтүләргә карамыйча, качып баруын дәвам иткән. Эзәрлекләү нәтиҗәсендә, полиция машинасы кагыйдә бозучыны туктаткан. Салоннан ике пассажир чыгып, полицейскийлар белән сугыша башлаган. Нәтиҗәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре зыян күргән. Бүген Эчке...
      935
      0
      0
    • 26 октябрь 2015 - 12:43
      Арпаязда бер йорт янып беткән
      22 октябрьдә, иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Арпаяз авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә йорт-җир кара күмергә әйләнә, күрше-күләнгә, йорт хуҗасына зыян килми. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәд Кәримуллин.
      988
      0
      0
    • 26 октябрь 2015 - 11:45
      Мәчкәрәдә Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
      Мәчкәрә авылы мәдәният йортында Фәүзия Бәйрәмованың "Ана" китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Китапта дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова, бабасы, Мәчкәрә авылы сәүдәгәре Хәмзә Габделвәлиевның язмышлары тасвирлана. Анда Мәчкәрә авылы тарихына да күп урын бирелә. Бу китап белән кызыксынучылар Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена һәм район китапханәсенә мөрәҗәгать...
      1050
      0
      0
    • 26 октябрь 2015 - 10:49
      Поч.Кучукның “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле Эстониядә булып кайтты (+Фото)
      Поч.Кучукның "Кнавел" мари халык фольклор ансамбле Эстониядә узган "Фин-угор халкы көннәре"ндә катнашып кайтты. Алар Нарва, Раквере, Тарту, Вильянди, Таллин шәһәрләрендә булганнар һәм чыгыш ясаганнар. Шулай ук алар Эстония халкына Кукмара районы турында да сөйләгәннәр, буклетлар, киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводының сувенирларын таратканнар. Шәһәр идарәсе сәркатибе Антс Лиимест якташларыбызга Рәхмәт...
      0
      0
      0
    • 26 октябрь 2015 - 08:36
      Газ конфоркасын ачып куеп фатирда учак яккан
      Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлавы турында хәбәр иткән идек. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органыннан хәбәр итүләренчә, 32 яшьлек җирле ир-ат шул рәвешле үз-үзен үтерергә теләгән. Ул газ плитәсенең конфоркаларын ачып куйган һәм фатирда учак...
      588
      0
      0
    • 26 октябрь 2015 - 07:21
      Автомобиль суга баткан: үлүчеләр дә бар
      Фаҗига турында коткару хезмәтенә 24 октябрьдә 12:28 сәгатьтә хәбәр кергән. Буа районы Козловка авылы янында Зөя елгасында "ВАЗ-2107" автомобиле батуы хакында хәбәр ителә. Машинада 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында әйтелә. Тиз арада фаҗига булган урынга барган янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтчелекләр вәкилләре Козловка авылыннан 23әр яшьлек ике егет, Кыяттан 20...
      522
      0
      0
    • 26 октябрь 2015 - 06:26
      Зур Сәрдек клубында авыл хуҗалыгы белгечләре очрашты (+Фото)
      Зур Сәрдек мәдәният йортында элек эшләгән авыл хуҗалыгы белгечләренең "Эх, бар иде яшь чаклар!" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Кунаклар өчен бәйрәм табыны, фотокүргәзмә һәм концерт әзерләнде. Бәйрәм бик истәлекле һәм күңелле узды. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
      936
      0
      0
    • 26 октябрь 2015 - 04:12
      Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара конкурс-фестивальдә катнашты
      Казан Мәдәният һәм сәнгать университетында "Этномириада" дигән Халыкара конкурс-фестиваль узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Ләйлә Низамова җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучыларның эшләре беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Сәнгать бүлегенең яшь белгече Гөлнур Исхакова исә әлеге фестивальдән өченче дәрәҗә лауреат исеме белән кайтты. Аерым башкаручыларның да...
      481
      0
      0
    Реклама