Хәбәрләр

Атнаның беренче көнендә юеш кар һәм яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 26 октябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итә. Вакытлы явым-төшемнәр - юеш кар һәм яңгыр көтелә, талгын җил исә. Һава температурасы төнлә - 3 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, көндез - 2-7 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 26 октябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итә.

Вакытлы явым-төшемнәр - юеш кар һәм яңгыр көтелә, талгын җил исә.

Һава температурасы төнлә - 3 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, көндез - 2-7 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән аерым урыннарда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Казанда шулай ук болытлы һава торышы көтелә. Төнлә - 0-2, көндез - 3-5 градус җылы булачак.

27 октябрьгә каршы төндә дә юеш кар һәм яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр җылыта. Юлларда - бозлавык.

http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев