Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ашлык куркынычсыз булырга тиеш

"Россельхознадзор" системасындагы аккредитацияләнгән оешма тарафыннан бирелгән сертификат - ашлыкның куркынычсыз булуын, тиешле таләпләргә җавап бирүен раслаучы төп документ. Хәзер ашлыкны тикшерүгә таләпләр кырысланды, дип хәбәр иттеләр безгә "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторлары Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкат Галимуллиннар. Ашлык составында агулы элементларның, пестицидлар, микотоксиннар, гены үзгәртелгән организмнар, радионуклидлар, зарарлы катнашмалар булуына, корткычлар белән...

"Россельхознадзор" системасындагы аккредитацияләнгән оешма тарафыннан бирелгән сертификат - ашлыкның куркынычсыз булуын, тиешле таләпләргә җавап бирүен раслаучы төп документ. Хәзер ашлыкны тикшерүгә таләпләр кырысланды, дип хәбәр иттеләр безгә "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторлары Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкат Галимуллиннар. Ашлык составында агулы элементларның, пестицидлар, микотоксиннар, гены үзгәртелгән организмнар, радионуклидлар, зарарлы катнашмалар булуына, корткычлар белән зарарлануына зур игътибар бирелә. Бу күрсәткечләрнең берсе дә билгеле дәрәҗәдән артык булырга тиеш түгел.

Продукция барлык нормативларга җавап биргәндә генә җитештерүчегә декларация бирелә. Бу документ ун ел буе сакланырга тиеш. Ашлыкны каядыр алып барганда декларация, аның күчермәсе яки номеры булырга тиеш. Бу таләпне бозучылар административ җаваплылыкка тартылалар. Гражданнарга бу очракта - 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче юридик булмаган затларга - 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.

фото: http://www.fonstola.ru/download/49563/1024x600/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk