Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аш.Буҗида кышкы Сабантуй узды

Аш.Буҗи авылында спорт уеннары булып узды. Бәйрәмгә Арча һәм Балтач районнарыннан да яшь хоккейчылар килгәннәр иде. Бу көнне чын мәгънәсендә кышкы Сабантуй булды. Музыка уйнап тора, казанда пылау пешә, зур самоварларда чәй кайный, өстәлләр тәм-томнар белән хәстәрләнгән иде. Бу көнне авылыбызның яше-карты рәхәтләнеп ял итте. Авылдашыбыз Фәнис Хәмәтдинов спортчыларга махсус...

Аш.Буҗи авылында спорт уеннары булып узды. Бәйрәмгә Арча һәм Балтач районнарыннан да яшь хоккейчылар килгәннәр иде. Бу көнне чын мәгънәсендә кышкы Сабантуй булды. Музыка уйнап тора, казанда пылау пешә, зур самоварларда чәй кайный, өстәлләр тәм-томнар белән хәстәрләнгән иде.

Бу көнне авылыбызның яше-карты рәхәтләнеп ял итте. Авылдашыбыз Фәнис Хәмәтдинов спортчыларга махсус кубок һәм акчалата бүләк тә әзерләгән иде. Ул инде күп еллар авылда, клубта үткәрелә торган барлык чараларның төп иганәчесе булып тора. Аңа рәхмәтебез барып ирешсен иде.

Хоккей ярышында авылның Ак бүре командасы җиңү яулады һәм Фәнис абыйларының кубогын үзләрендә калдырды.

Күрше авыл егете Фәһим Кадыйров та авылыбызда спортны үстерүгә, балаларыбызның сәламәт һәм көчле рухлы булып үсүендә үзеннән зур өлеш кертә. Татар көрәше буенча тренер булып эшләү дәверендә алар район һәм республика ярышларында катнашып җиңүләр яулыйлар.

Авылыбыз киләчәктә дә шулай гөрләп яшәсен иде.

Аш.Буҗи авылы халкы.

фото: http://portamur.ru/news/detail/vlasti-belogorska-hotyat-vozrodit-hokkey/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk