Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ана капиталыннан ничек файдаланырга?

2011 елда Пенсия фондының район идарәсеннән ана (гаилә) капиталын банктан фатир алу өчен алган кредитны һәм аның процентларын түләү өчен файдаланырга рөхсәт алган идем. Кредитларны түләдем. Тагын 2012, 2013 елларда индексацияләнгән 10 мең сум тирәсе ана (гаилә) капиталым калды әле. Аны ничек файдаланып була? С.СӘМИГУЛЛИНА Ана (гаилә) капиталын торак шартларын...

2011 елда Пенсия фондының район идарәсеннән ана (гаилә) капиталын банктан фатир алу өчен алган кредитны һәм аның процентларын түләү өчен файдаланырга рөхсәт алган идем. Кредитларны түләдем. Тагын 2012, 2013 елларда индексацияләнгән 10 мең сум тирәсе ана (гаилә) капиталым калды әле. Аны ничек файдаланып була?

С.СӘМИГУЛЛИНА

Ана (гаилә) капиталын торак шартларын яхшырту, балаларның белемен күтәрү һәм хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә файдаланып була. 2012 елдан ана капиталын баланың белемен күтәрү өчен генә түгел, балаларга белем бирү учреждениесендә тоту өчен дә кулланып була.

"Пенсия тупланмаларын түләүне финанслау турында"гы 360нчы ФЗ нигезендә ана (гаилә) капиталын пенсиянең тупланма өлешенә юнәлткән сертификат хуҗалары пенсиягә чыкканда ул акчаларны билгеле бер вакыт эчендә алырга мөмкиннәр. Вакытны сертификат хуҗасы үзе билгели, әмма ул 10 елдан да ким була алмый. Билгеләнгән вакыт эчендә түләүнең үзенчәлеге шунда, пенсия алучы пенсия билгеләнгәннән соң вафат булса да, түләнми калган акчалар, инвестицияләнгән өлешләре белән бергә аның варисларына - балаларның әтисенә яки балаларның үзләренә бирелә.

РПФның район идарәсе

фото: http://www.hsrs.ru/glavnaya/materinskiy_kapital_v_voprosah_i_otvetah

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk