Хәбәрләр

Кукмараның полиция хезмәткәрләре аккумулятор урлаучыларны тоткарлаган

26 гыйнварга каршы төндә Лубян авылында билгесез затлар КамАЗ машинасының аккумулятор батареяларын урлыйлар. Район эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив-тикшерү чаралары уздырганнан соң, каракларның Киров өлкәсе территориясендә яшәүче чегәннәр булуы ачыклана. Караклар тотыла, аккумулятор хуҗасына кайтарыла. Әлеге факт буенча РФ ҖКның 158 маддәсе, 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды,...

26 гыйнварга каршы төндә Лубян авылында билгесез затлар КамАЗ машинасының аккумулятор батареяларын урлыйлар. Район эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив-тикшерү чаралары уздырганнан соң, каракларның Киров өлкәсе территориясендә яшәүче чегәннәр булуы ачыклана. Караклар тотыла, аккумулятор хуҗасына кайтарыла. Әлеге факт буенча РФ ҖКның 158 маддәсе, 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә kukmor-ovd.ru сайты.

Район эчке эшләр бүлеге һәркемнең үз милкенә карата игътибарлы булуын сорый.


Нет комментариев