Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

50 елдан соң Зур Сәрдек мәктәбендә кабат очраштык

Мәктәпне тәмамлаган вакыт - иң көчле, иң дәртле, искитмәле шәп һәм күңелле чак. 50 елдан соң, тормышның төрле баскычлары аша үтеп, сыйныфташ дуслар белән очраштык. Үз гомеребездә шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күргән, кичергән булсак та, сынмадык, сыгылмадык. Илле ел аз гомер түгел, шуңа күрә без яшьнәп үткән яшьлек...

Мәктәпне тәмамлаган вакыт - иң көчле, иң дәртле, искитмәле шәп һәм күңелле чак. 50 елдан соң, тормышның төрле баскычлары аша үтеп, сыйныфташ дуслар белән очраштык. Үз гомеребездә шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күргән, кичергән булсак та, сынмадык, сыгылмадык. Илле ел аз гомер түгел, шуңа күрә без яшьнәп үткән яшьлек елларын искә төшердек, истәлекләрне барладык.
Без 1964-65нче уку елында кырык алты укучы: егерме өч кыз, егерме өч малай Зур Сәрдек мәктәбен тәмамладык. Арабыздан сигез егет инде бакыйлыкка күчкән. Дусларның берсен дә югалтасы килми икән шул. Вакытсыз арабыздан киткән сыйныфташларыбызны искә алу, хәтер-хатирәләр белән уртаклашу аларның рухына бездән изге дога булып барып ирешсен иде.
Илле ел гомер... күңел моңа ышанмый. Инде без олыгайдык, әмма укытучыларыбыз алдында без һаман сабый. Әле дә алар янында иркәләнәсе, серләрне сөйлисе килә.
Рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан Диләрә апа Галиева, тарих фәненнән белем биргән Фәһим абый Сөләймановларның очрашуга килүе безне бик шатландырды. Безне укытканда да бик матур иде алар, хәзер дә сөйкемлелекләрен югалтмаганнар. Укытучыларыбыз белән гомер буе горурланып, үрнәк алып яшәдек, хәзер дә аларга хөрмәтебез, ихтирамыбыз зур. Тик аяусыз үлем укытучыларыбызны да читләтеп узмаган, без аларны сагынып, мактау сүзләре белән генә искә алып, алар рухына дога кылдык.
Читтә - Ижевск, Свердловск, Казан, Азнакай шәһәрләрендә гомер кичерүче дусларыбыз да, ерак араларны якын итеп, сыйныфташлар бәйрәменә кайтканнар иде. Без бер-беребезне шулкадәр сагынганбыз, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Һәркем үзенең тормыш юлы, һөнәр-шөгыле турында сөйләде. Безнең арабызда җитәкчеләр, фән эшлеклеләре дә, мактаулы исемнәргә лаек булучылар да бар. Әмма аларда бернинди һавалану, үзләрен башкалардан өстен кую юк. Шулкадәр гади, тыйнак алар.
Күңелдә ямансу. Дуслар белән аерылышыр минутлар җитте. Моңайма, күңел! Яңадан очрашулар насыйп булсын!
Суфия АЙСИНА, Зур Сәрдек

фото http://mzosh.ucoz.ua/1360053523_untitled.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев