11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Туембашта балалар бакчасы һәм спорт мәйданчыгы төзелде(+фото)
Бүген Туембаш авылында берьюлы ике бәйрәм булды. Иң элек Туембаш халкы гына түгел, күрше Чуллы авылында яшәүчеләр дә күптән көткән балалар бакчасы төзелү уңаеннан бәйрәм тантанасы булса, Туембаш төп мәктәбендә балалар өчен спорт мәйданчыгы ачылды. "Строй-Гарант" оешмасы төзүчеләре тырышканнар, ике объектны да кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп файдалануга тапшырдылар. Әлеге...
-
Беренче гимназия территориясендә спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды(+фото)
Бүген Кукмара беренче гимназиясе территориясендә төзелгән спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Шулай итеп, поселокның барлык мәктәпләре дә заманча итеп эшләнгән спорт корылмалары белән тәэмин ителде. Беренче мәктәп укучылары да моңа бик лаек, чөнки спорт буенча республика, район күләмендә ирешкән уңышлары санап бетергесез. Хәзер алар ясалма чирәм түшәлгән мәйданчыкта рәхәтләнеп спорт белән...
-
"Сәфәр" тукталышына ябык павильон кирәк
Поселок буенча хәрәкәт итүче 3нче номерлы автобус туктый торган "Сәфәр" тукталышында ябык павильон юк. Пассажирларга җил-яңгырдан ышыклану урыны булдыру турында да кайгыртсыннар иде. Көз айларына кереп барабыз бит, үзәккә үтәрлек ачы җилләре дә, суык яңгырлары да булыр әле. "Южный" микрорайонында яшәүчеләр фото http://pbs.twimg.com/media/CExzeEsWYAAGq4Q.jpg:large
-
50 елдан соң Зур Сәрдек мәктәбендә кабат очраштык
Мәктәпне тәмамлаган вакыт - иң көчле, иң дәртле, искитмәле шәп һәм күңелле чак. 50 елдан соң, тормышның төрле баскычлары аша үтеп, сыйныфташ дуслар белән очраштык. Үз гомеребездә шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күргән, кичергән булсак та, сынмадык, сыгылмадык. Илле ел аз гомер түгел, шуңа күрә без яшьнәп үткән яшьлек...