Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

28 яшьлек ир үзен һәм кечкенә улын шартлатмакчы булган

Ютазы районының Урыссу поселогында яшәүче 28 яшьлек Андрей Шептицкий үзен һәм 2009 елгы улын шартлатмакчы булган. Бу хакта исерек көе әнисенә әйткән. Аннары улы белән дачасына киткән. Анда 80 литрлы газ баллонын ачып, ут төрткән. Нәтиҗәдә өйнең түбәсе җимерелеп төшкән, янгын башланган. Шартлаудан соң бала дача өеннән үз аяклары белән...

Ютазы районының Урыссу поселогында яшәүче 28 яшьлек Андрей Шептицкий үзен һәм 2009 елгы улын шартлатмакчы булган. Бу хакта исерек көе әнисенә әйткән. Аннары улы белән дачасына киткән. Анда 80 литрлы газ баллонын ачып, ут төрткән. Нәтиҗәдә өйнең түбәсе җимерелеп төшкән, янгын башланган. Шартлаудан соң бала дача өеннән үз аяклары белән чыгып китә алган. Вакыйга булган урынга килгән янгын сүндерүчеләр медикларны чакырганнар, ә болары зыян күргән ата белән улны дәваханәгә алып киткәннәр. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң малайны өенә кайтарып җибәргәннәр. Бу хәл буенча иргә карата җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә События| ИА Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев