Олыяз авылының горурлыгы: Нургали Тимергалиев 95 яшьлеген каршы алды
Кеше һәм аның эше

Олыяз авылының горурлыгы: Нургали Тимергалиев 95 яшьлеген каршы алды

Үзенең күпьеллык хезмәте һәм төбәк үсешенә керткән өлеше өчен Нургали абый күп бүләкләргә лаек булган.

Олыяз авылының хөрмәтле кешесе, тыл ветераны Нургали Тимергали улы Тимергалиев бүген бик күп эчкерсез котлаулар, бүләкләр кабул итте. Аңа бүген 95 яшь тулды. 

Нургали абый үзенең тормыш юлын сөйләгәндә, тыныч кына тыңлап та булмый, ирексездән күңел тула, күз яшьләре тәгәри башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында әтисе фронтка китә, ә әнисе киез итек-киез фабрикасында эшли. Тормышлар авырайгач, Кукмарада яшәп булмаганлыгын аңлаган әнисе Әсма ике баласы — Нургали белән Наилне алып, ачтан үлмәс өчен авылга кайта.

Әсманы, эш ташлап китте дип, өч айга төрмәгә утырталар. Шуннан инде ул әйләнеп кайтмый, ә әтиләре сугыш кырында ятып кала. Тома ятим Нургалигә икмәккә туену өчен иртә мөстәкыйль тормыш башларга туры килә.

Ун яшеннән колхозда эшли, ат җигәргә булыша, дуңгыз көтүен көтә. Сугыштан соң Нургали абый үзенең хезмәт юлын «Урал» хуҗалыгында дәвам итә: башта төзүче, аннары төзелеш буенча рәис урынбасары булып эшли. 1986 ел. «Урал» колхозының, җитәкчесе Миңнәхмәт Фәләховның, аның урынбасары Нургали Тимергалиев тырышлыгы белән колхоздагы авылларга газ кертү кампаниясе башлана. 17 хуҗалыкта табигый газ яна башлый. 1989 елга 4 авылга да газ кертелеп бетә. Бу никадәр хезмәт, никадәр йөргән юл икәнен ул чактагы җитәкчеләр үзләре генә белә. 

Үзенең күпьеллык хезмәте һәм төбәк үсешенә керткән өлеше өчен Нургали абый күп бүләкләргә лаек булды, алар арасында: «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, «Кукмара районының мактаулы гражданины» исеме, «Казанышлары өчен» мактау билгесе, «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» юбилей медале һәм башкалар. 

Күз тимәсен, Нургали абый бүген дә хәрәкәттә. 

— Көн саен җәяүләп мәчеткә өйлә намазына менә, биш ваыт намазын калдырмый. Күзлек киеп газета укый, телевизордан бөтен яңалыкларны карап бара, — ди килене Нурия. 

Нургали абый Олыяз авыл җирлегендә беренчел ветераннар оешмасы рәисе дә булып тора. Өч тапкыр өлкәннәрнең «Балкыш» фестивалендә җыр буенча республика лауреаты исемен алды.

Бүген юбилярны котларга килгән республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштиряков ветераннарга, пенсионерларга даими ярдәм күрсәтүе һәм ветераннар хәрәкәтен ныгытуда күпьеллык хезмәтләре өчен Нургали абый Тимергалиевны «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

Уллары, кызы, киленнәре, кияве, оныклары янәшәсендә гомер бәйрәмен каршы алган Нургали абыйга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова «Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды. «Урал» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, район ветераннар Советы җитәкчесе Валентин Иванов, раойн социаль яклау бүлеге җитәкчесен Регина Мусина, җирлекнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Фәнзил Бариев, туганы, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Фәиз Кәримуллиннардан да ул бүген котлаулар кабул итте. 100 яшегездә очрашканчыга кадәр дип таралышты кунаклар.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев