Капкасы да, күңеле дә һәрчак ачык: Купка авылында яшәүче Дамира Рәхимянованың хезмәт юлы турында
Кеше һәм аның эше

Капкасы да, күңеле дә һәрчак ачык: Купка авылында яшәүче Дамира Рәхимянованың хезмәт юлы турында

Дамира Рәхимянова гомеренең 34 елын изге эшкә — медицинага багышлый.

1975нче еллар. Апалы-сеңелле Дамира белән Мөнирә алларына йон йомгагын җайлап кына куйганнар да шәл бәйлиләр. Мөнирәгә җайлы өлеше — уртасы. Ә Дамирага исә, апа кеше буларак, җаваплысы — шәл читен бәйлисе. Ярый ла бу эш кенә булса... Каршыларында китап та ята бит әле. Анысы медицина өлкәсенә кагылышлы. Казан медицина училищесында белем алучы Купка авылы кызлары кичләрен башкалар шикелле кинотеатрларга, концерт-очрашуларга йөрмичә, әнә шулай, укый-укый шәл бәйлиләр. Авылга атнасына бер шәл кайта. Киткәндә атналык ризыклар янына тагын йомгаклар салына. Айлык 30 сумлык стипендия студент буларак яшәргә җитә җитүен, әмма әнигә тормыш алып барырга булышырга кирәк бит!

Медицина өлкәсенә булган кызыксынучанлык, авыруларны дәвалау теләге Дамира апаның күңелендә башлангыч сыйныфларда укыганда ук «бөреләнә». Беренчедән, шәфкать туташлары булып эшләүче икетуган апаларының Киров өлкәсеннән Купкага кунакка матур итеп киенеп кайтулары кызыктырса, икенчедән, авылда фельдшер булып эшләгән Мәйфрүз Сабитованың күркәм холкы, сабырлыгы үрнәк булып тора. 

— Мәйфрүз апалар авылдан киткәннән соң озак еллар Манзарас авылында яшәделәр. Тормыш иптәше Мөхәммәтгали абый минем беренче укытучым иде. Авылдагы «чакыру»ларга гел бергә йөрде алар: Мөхәммәтгали абыйның кулында — Мәйфрүз апаның зур чемоданы. Бервакыт авырып киттем, температурам да югары, өйдәгеләр Мәйфрүз апаны чакырдылар. Укытучыдан ояла торган заман иде бит, аларны күреп, аралыкка кереп качтым. Энем Мөнир бик шук иде, йөгергәндә я велосипедта йөргәндә егыла да, ярасын бәйләтергә Мәйфрүз апа янына барабыз. Менә шул чакта бу һөнәргә кызыгып калдым да инде, — ди Дамира апа. — Өйдә дә сеңлем Мөнирә белән «врачлы» уйный идек. Мин — «Мәйфрүз апа». Мөнирә сеңлем: «Алайса мин — «Вафирә апа», — ди. Вафирә апа Сафина 1956 елда медпункт ачылганнан бирле санитарка булып эшләде. Мин 1979 елны авылга кайттым, икебезгә дә бергә эшләргә насыйп булды. 

...Дамира апа Зур Сәрдек урта мәктәбен аттестатында бары тик бер генә "4«ле белән тәмамлый. Казан медицина институтына укырга керерлек белеме булса да, минем кебекләргә анда урын булмас дип тукталып кала. Ә ялкын кебек четердәп балкып торучы Мөнирә сеңлесе сигезенче сыйныфны тәмамлагач, өзми дә куймый, Казанга укырга китәм, авылда калмыйм, балалар шәфкать туташы булам, ди. 

— Безнең әти хуҗалыкта тракторчы иде, ул юл һәлакәтендә тракторы белән капланып вафат булгач, әни 8 бала белән берьялгызы калды. Мин — иң зурысы, 12 яшьлек кыз, иң кече энебез 11 айлык иде. Әни бик яшьләй толлык ачысын татыса да бирешмәде, безне үстерде. Бик туганчыл идек без. Мөнирәбез укырга кереп кайтканда, әле минем мәктәптәге имтиханнар бетмәгән дә иде. Әни: «Бу кечкенә генә буйлы бала Казан юлларында ничекләр сумкасын күтәреп йөрер соң, икегезне дә укытырга көчем җитми?!» — дип елый. Әнигә җайлап кына үз фикеремне җиткердем, сеңлемә булышырмын, ә сиңа хуҗалыкта ярдәм итешергә тагын алты балаң кала бит әле, дидем. Риза булды. 

Тырышлык, бердәмлек һәм авырлыкларны җиңеп чыгу омтылышы белән Дамира апа Рәхимянова әнә шулай һөнәри белем алып, гомеренең 34 елын изге эшкә — медицинага багышлый. Утыз елдан артык Купка авылындагы медпунктта фельдшер булып эшли. 

Ул хәзер лаеклы ялда инде. Шулай да үткән еллар эчендә кичергән авырлыклар да, кызыклы хәлләр дә юк-юкта әле дә күңелен бер кат айкатып ала. Ул заманнардагы авыл фельдшерларының хезмәтен бәяләп бетерлек түгел. Медпунктта авылдашларыңны теге яки бу сорау, үтенеч белән кабул итәргә кирәк, уколын ясыйсың, кан басымын үлчисең, бер дә булмаса «эчен бушатканын» сабырлык белән генә тыңлыйсың. Кәгазь эше булып, отчеты көтеп тора. Көн дими, төн дими, һава торышының нинди булуына карамастан, сумкаңны күтәреп, ишек шакыганнарга ашыгырга кирәк. 

Дамира апаның тынгысыз хезмәт юлында хәтерендә калган берничә очракны искә төшердек. «Берсендә бер абыйның эче авырта дип чакырдылар. Бардым, сукыр эчәгесе икәне күренеп тора. Абый: «Беркая да йөрмим, өйдә генә үләм», — ди. Өч малае тезелешеп карап тора, шофер алып килегез, дигәнне дә тыңламыйлар. Шул вакыт гомеремдә беренче тапкыр тавышымны күтәреп, әтиегезнең үлгәнен көтәсезме әллә, дидем. Ике улы чыгып йөгерде. Абый кеше операциядән кайткач, миңа рәхмәтен әйтте. Очраган саен: «Менә шушы Дамира, чыгып китмичә, янымда торды!» — дип елмая иде.

Бер төнгә икешәр тапкыр бала тудыру йортына авырлы хатыннарны илтеп куюы, эшли генә башлаган чорда Янсыбы турысында яшь әнине бәбәйләтүе, сыер савып утырган мәлдә авылдашының: «Хатын авырта башлады, бала тудыру йортына китик, сыерыңны хәзер апа кереп савып бетерер», — дип, апасын җилтерәтеп кенә китереп бастыруын да Дамира апа хәзер елмаеп кискә ала. Юл фаҗигасенә очраган авылдашын очраклы машина белән төнлә дәваханәгә илтеп куеп, үзенә кире авылга кайтырга транспорт булмаганлыктан, кизү торучы табибәнең милиция машинасын юллап кайтартуы да хәтерендә. 

— Сезгә авылдашларыгыз бик рәхмәтле, капкалары бервакытта да бикле булмады, хәтта декрет ялында да теләсә кайсы вакытта ярдәмгә ашыкты, диләр. Әле дүрт бала: Динә, Данис, Динар, Рөстәм үсеп килә... Дамира апа, барысына да ничек өлгердегез? — дип кызыксынам. 

— Яшь вакыт бит ул, өлгерелгән инде. Күп чакта йокым туймаса да, арыган булсам да, туңсам да, иске медпункт суык булса да (җәй көне дә идән астыннан су китми иде), бервакытта да бу һөнәрне сайлаганыма үкенмәдем. Аннан соң 41 ел хуҗалыкта шофер булып эшләгән Рафисем да — бик әйбәт кеше, аның белән дә күп йөрелде, бервакытта да кире какмады, зарланмады, — ди Дамира апа.

Дамира апа чын татар хатын-кызларына хас сабырлыгы белән бер сокландырса, тормыш иптәше Рафис абыйның хакын хаклап яшәве икенче тапкыр хөрмәт уята. Үз көчләре белән төзегән яңа йортны төпчек улларына калдырып, кайнатасының без яшәгән йортны таркатмагыз, дигән әманәтен үтәп, моннан биш ел элек алар нигезенә күчеп яшәүләре дә — Рафис абыйга булган ихтирамы ул. 

Дамира апа һәм Рафис абый Рәхимяновларның бүгенге көндә дә авылдашлары, һәм, әлбәттә, туганнары, якыннары өчен ишекләре дә, күңелләре дә ачык. Фельдшер хезмәте таләп иткән дәвалауларны Дамира апа инде практикада кулланмаса да, кан басымын үлчәргә, киңәшләрен бирергә әзер. Чөнки ул инде башка төрле итеп яши дә алмыйдыр…

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев