Сергей Димитриев кукмаралыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

«Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул», - диелә котлауда.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны бәйрәм белән котлый.

«Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул. 

Бүген без халкыбызның Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр ул-кызларын, хәрби-интернациональ бурычларын үтәгәндә вакытсыз арабыздан киткәннәрне искә алабыз. Аларның якты истәлеге күңелләрдән мәңге җуелмас!

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар!», - диелә котлауда.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев