Кукмара районы башлыгы район халкына мөрәҗәгать итте.
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, короновирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә, район халкына мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне ул үзенең Инстаграм битенә куйды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2020 елның 30 мартыннан республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул республика халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимына кертергә чакырды.
Үз чиратымда, мин дә сезне үзизоляцияләү һәм чикләү чараларын төгәл үтәргә чакырам. Игътибарлы булыгыз: кулларыгызны ешрак юыгыз, битлекләр киеп йөрегез, җәмәгать урыннарына бармагыз, гигиена чараларын саклагыз.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев