Көн темасы

Районыбызның опека бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм оештырды (+Фоторепортаж)

Бүген дүртенче мәктәп янындагы ял паркында опекага алынган балалар өчен бәйрәм - Сабантуй оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиевалар тәбрикләде. Сабантуйда малайлар һәм кызлар төрле ярышларда катнаштылар: капчык киеп сикерделәр, сулы чиләк белән йөгерделәр, күзне бәйләп әйберләр кистеләр, җырладылар....

Бүген дүртенче мәктәп янындагы ял паркында опекага алынган балалар өчен бәйрәм - Сабантуй оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиевалар тәбрикләде. Сабантуйда малайлар һәм кызлар төрле ярышларда катнаштылар: капчык киеп сикерделәр, сулы чиләк белән йөгерделәр, күзне бәйләп әйберләр кистеләр, җырладылар. Малайлар арасында узган көрәш тә бик күңелле булды. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтмады - һәр балага иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр өләшенде.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев