Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада соципотека йортына күченделәр

Гафиятуллин урамындагы яңа йортта бюджет оешмалары хезмәткәрләре, табиблар, ятимнәр, күп балалы гаиләләр яшәячәк.

Кукмарада бүген истәлекле вакыйга булды.

Шәһәрнең Гафиятуллин урамында «Социаль ипотека» программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды.

Әлеге йорттан фатирларның егермесе - бюджет системасында хезмәт куючыларга, өчесе - табибларга, тугызы – ятимнәргә, ә сигезе биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелде.

Төзелешнең генераль подрядчысы – «РСК» җәмгыяте. Йорт төзү эшенә узган елның апрель аенда тотынган булганнар, бер елга якын вакыт эчендә ул инде сафка да басты. Кайсы гына фатирга кереп карасаң да, бүлмәләр иркен, якты һәм җылы.

Торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән шактый гына программа эшләп килсә дә, иң кулае, мөгаен, социаль ипотекадыр. Саннарга күз салсак, 2013 елда – 30, 2014тә – 22, 2015тә – 23, 2017дә – 8, 2018дә – 1, 2020 елда 11 райондашыбыз әлеге программа буенча сафка баскан яңа йортларда өй туйлары уздырган. Киләчәктә шәһәрнең Тимер юл һәм Эшчеләр тыкрыгы урамнарында да яңа йортлар төзү планлаштырыла.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk