Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны котладылар

50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды, диделәр ирле-хатынлы Мусиннар.

Бүген Кукмара яшәүче Сания һәм Зиннур Мусиннар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Юбилярларны котларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, электр челтәре җитәкчесе Рөстәм Хаматовлар килде. Зиннур абый лаеклы ялга чыкканчы район электр челтәре оешмасында хезмәт куйган.

Гаиләдә үзара аңлашу, хөрмәт һәм татулык хөкем сөрә. Алар Зөлфия һәм Лилия исемле ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

“Без 1970 елның февраль аенда өйләнештек. Бу эш көне иде. Элек никах теркәгәннән соң, өч көн ял бирелә иде. Минем 42 ел хезмәт стажым бар, Саниянеке – 39”, - диде Зиннур абый.

Юбилярларның сүзләренә караганда, 50 ел бик тиз үтеп киткән, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калган. “Илле ел бергә гомер итүнең әллә ни сере юк, ул - безгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Иң мөһиме сабырлык, мәхәббәт, хөрмәт булырга тиеш”, – дип елмая алар.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X