Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Рөстәм Миңнеханов Рамазан Юнысовның производство комплексында булды

Татарстан Президенты аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.


Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның производство комплексында булып, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм” илкүләм проекты буенча башкарылган эшләр, икмәк-булка продукцияләре җитештерү цехында производство линияләре белән танышты.

Районда кече һәм урта бизнесны үстерү буенча зур эш алып барыла.

Әлеге өлкәдә райондашыбыз Рамазан Юнысовның хезмәте зур. Ул икмәк пешерү эшчәнлеген 1998 елдан башлап җибәрә: 45 квадрат метрлы мини-пекарняда тәүлегенә 70 ипи җитештерә. Тора-бара продукциягә ихтыяҗ арту нәтиҗәсендә, цех биналарын киңәйтергә туры килә.


- Бүгенге көндә биредә 86 кеше хезмәт куя, 40тан артык төрдә 10 тоннага якын продукция җитештерелә. Ул республиканың Кукмара, Теләче һәм Балтач районнарына һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы, Красная Поляна, Сосновка шәһәрләрендәге 373 сәүдә ноктасына озатыла, - диде Рамазан Юнысов. - 2018 елның сентябрендә гомуми мәйданы 9 мең квадрат метр булган 3 бина сатып алынды. Хәзерге вакытта 4 мең квадрат метрлы бинада реконструкция эшләре төгәлләнеп килә, якын арада Россия һәм чит илләрдән җиһазлар кайтартып, анда батон, кондитер әйберләре, сохари, клиндер, макарон җитештерү һәм заманча төрү линияләре эшли башлаячак. Яңа җиһазлар кул хезмәтен куллануны шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук объектны эшләтеп җибәргәч, 30лап өстәмә эш урыны булыр, дип уйлыйбыз.

Президент аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    АсСаляму алейкум Якташлар! Кукмара халкы турында яхшы яналыклар уку соендерэ! Аллаху Тагалэ Сезгэ килэчэктэдэ унышлар га ирешергэ насыйб кылсын! Изге догалар белэн якташыгыз Биектаудан Гомэр хэзрэт.

    erid: 2VtzqxWHLUk
    2
    X