Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Быел Россиядә 1 миллионнан артык кешегә ана капиталы биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин быелның 1 гыйнварыннан «Демография» илкүләм проекты акчалары хисабына ана капиталы түли башларга йөкләмә бирде.

Быел Россиядә 558 меңнән артык кеше – беренче, тагын 551 мең кеше икенче баласы өчен ана капиталы алачак. «Демография» илкүләм проекты кысаларында ана капиталы түләү өчен 122 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, дип белдерә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.

«Бердәм Россия» партиясенең югары советы бюросы утырышында Голикова: ”Безнең фаразларга караганда, 2020 елда әлеге чарадан бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләрдә беренче сабый өчен – 558 меңгә якын, икенче бала өчен 551 меңгә якын кеше файдалана алачак. 2020 елда ана капиталы түләү өчен барлыгы 122,4 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Якын елларда аның күләме арта барып, 300 миллиард сумга җитәчәк”, - диде.

Голикова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ана капиталы алудан тыш, 2020 елда Россиядә яшәүче 2,4 миллионга якын кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән өчен пособие рәсмиләштерә алачак. Әлеге максатларга бюджеттан 159 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган иде. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын тәэмин итәргә кушты. Шул ук вакытта, әлеге акчаларның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәргә, ә мондый гаиләләрдә икенче сабый дөньяга килгән очракта, аның күләме 150 мең сумга артырга тиеш.

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X