Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йод дефициты: нәрсә белергә кирәк һәм ничек көрәшергә?

Йод дефициты - мәкерле авыру. Күп кенә очракларда бу проблеманы махсус тикшеренү ярдәмендә генә ачыклап була.

Даими арыганлык, еш салкын тию, тырнакларның сынучанлыгы һәм тарактагы чәчләр... Мөгаен, күпчелек кеше шунда ук бу – авитаминоз, дип уйлар. Барлык билгеләр дә күз алдында бит. Әмма организмга йод җитмәгәндә дә нәкъ шундый ук билгеләр булырга мөмкин.

Йод дефициты сәламәтлек өчен бик куркыныч, чөнки калкансыман биздә йод ярдәмендә эшләнә торган гормоннар кеше организмының барлык органнарына һәм системаларына йогынты ясый.

Үсеп килүче организм өчен йод җитмәү аеруча куркыныч. Ул өч яшькә кадәрге сабыйларның психик үсешендә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин, ә өлкәнрәк балалар үсештә артта кала, гәүдә авырлыгы арта һәм еш авырый.

Иң күп йод безгә азык белән керә. Аның җитмәве гормоннар синтезы бозылуга китерә.

Мондый хәлдә нишләргә соң?

Чыгу юлы бер - йод дефицитын профилактикалау. Моның өчен сезгә үзегезнең көндәлек менюны карап чыгарга кирәк. Азык-төлек арасында йодка иң бае – диңгез ризыклары. Алар сезнең туклану рационының алыштыргысыз өлеше булырга тиеш. Атнага 2-3 тапкыр диңгез балыгыннан пешерелгән ризыклар кулланыгыз. Минтай яки хек балыгыннан әзерләнгән  80 граммлы 1 порция ризык организмда тәүлеклек йод нормасын тәэмин итә ала. Диңгез кәбестәсе шулай ук йод дефициты вакытында алыштыргысыз ризык булып санала. Тәүлегенә 200 грамм шундый суүсемнәр куллану сезнең организмны кирәкле микроэлементлар белән баетачак.

Йод дефицитына каршы көрәшнең иң киң таралган ысулы - йодлаштырылган тоз. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча, тозның организмга кирәкле тәүлеклек күләме 5 граммны тәшкил итә: бу – бер чәй калагы. Тик шуны исегездә тотыгыз: йодлаштырылган тозны әзер ризыкларга гына өстәргә кирәк. Чөнки пешергән вакытта йодның күп өлеше парга әйләнеп юкка чыга. Ә дозировканың артуы сәламәтлеккә зыяннан башка бернинди файда да китерми.

Йод кишер, томат, баклажан, суганда, җиләк-җимештән әфлисун, фейхоа, бакча җиләге, хөрмә, алмада һәм Әстерхан чикләвегендә бар. Үз рационыңны көйләү һәм аңа йодлы ризыкларны кертү нәтиҗәсендә, гормональ баланс бозылудан барлыкка килә торган күп кенә күңелсезлекләрдән сакланып калырга мөмкин.

Йод дефициты - мәкерле авыру. Күп кенә очракларда бу проблеманы махсус тикшеренү ярдәмендә генә ачыклап була. Көчле ару-талу, даими стресслар һәм дөрес тукланмау калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылуга китерә. Шуңа күрә көнегезне планлаштырыгыз, дөрес тукланыгыз, яхшы кәеф турында онытмагыз һәм сәламәт булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk