Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яңа елны ничек каршыларга?

2020 ел – Ак күсе елы якынлаша. Тиздән уңган хуҗабикәләр бәйрәм өстәленә кирәкле азык-төлек хәстәрен күрә башлар.

Астрологлар фикеренчә, табында түбәндәге ризыклар һәм эчемлекләр булырга тиеш:

- сыр, сөт продуктларыннан әзерләнгән ризыклар;

- диңгез балыклары;

- майсыз бозау яки сыер, тавык яки күркә ите;

- яшелчәләр, җиләк-җимешләр;

- баллы тәм-томнар;

- үлән, яшел яки җиләк-җимеш чәе.

Ә майлы сарык, үрдәк, каз итләре, кәбестә һәм кузаклы ризыклар, тропик җиләк-җимешләр, кофены куярга киңәш ителми икән. 
Яңа елны каршылаганда нәрсә пешерергә соң? Ел символы күп ашарга яратмый, ул гади ризыкларга бик сөенәчәк. Ит янына гарнирга бәрәңге түгел, ә ярмалар сайларга кирәк. Төрле салатлар, кабымлыклар ясаганда сыр, чикләвекләрне мулдан сала аласыз. Бу көнне табында баллы десертлар булуы да мәҗбүри. Тормышка уңай үзгәрешләр кертергә әзерлек һәм чисталык символы буларак өстәлгә ак җәймә җәегез.

Бәйрәмдә нинди кием кияргә дигән сорау – гүзәл затларыбыз өчен һәрчак актуаль. Җавабы бик гади: металл, ак, соры, күксел соры төстәге киемнәр сайларга кирәк. Ә кызыл, сары киемнән баш тартсагыз, хәерле булыр. Чөнки күсе янып торган төсләрне бер дә яратмый. Кием уңайлы, җиңел тукымалардан тегелгән булырга, тәнгә сыланып тормаска тиеш. Ташлар белән бизәлгән металл бизәнү әйберләре, бижутерияләр мәҗбүри элемент санала.

Күсе ул – актив, акыллы, җитез, тирә-юньгә бик исе китми торган җан иясе. Ел символы үзенең лидерлык сыйфатларын, тапкырлыгын һәм максатчанлыгын күрсәтергә курыкмаучыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булачак дигән сүз. 

2020 елны каршы алганда бөтен әйбернең гади һәм уңайлы булуы сорала. Бу кием-салым, менюга – барысына да кагыла. Җыелган кунакларның берсе дә күңелсезләнеп утырмасын өчен бәйрәм программасын алдан яхшылап уйларга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X