Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кускус нәрсә ул?

Кускус ул – бик вак итеп киселгән токмачка охшаш ризык, ә ярма түгел. Аны дымлы он һәм манный ярмасыннан, иләктән иләп, бөртекләр рәвешендә ясыйлар. Пешерелгән сыйфатлы кускус бер-берсенә ябышмый, җиңел була һәм таралып китә.


Кибетләрдә ул капларга тутырылып, ә пар белән эшкәртелгәне үлчәүләп сатыла. Пар тәэсиренә эләккәне тизрәк пешә. Ә каптагысының шул ягы әйбәт: составын карап белеп була. Анда нибары ике әйбер: бөртек (ярма/он) һәм су булырга тиеш. Кускусның бодай, дөге, кукуруз, арпадан эшләнгәннәрен очратырга мөмкин.

Дым һәм исне тиз сеңдергәнлектән, герметик каптагысын сатып алу әйбәтрәк. Каплы кускусны бер ел дәвамында бүлмә температурасында сакларга мөмкин, ә ачылган капны әйбәтләп ябып куярга кирәк. 

Кускус – организм өчен бик файдалы ризык. 70 проценты углеводлардан торса да, кандагы шикәр күләменә йогынты ясый торган күрсәткече бик түбән дәрәҗәдә. Шуңа күрә шикәр чире китереп чыгару куркынычы юк. 

Тагын бер үзлеге бар: кускус чәч агаруга киртә куя. Чөнки 100 грамм ярмада бакырның кеше өчен тәүлеклек нормасының дүрттән бер өлеше тупланган. Әлеге микроэлемент чәчләр агаруны тоткарлаудан тыш, кандагы гемоглобин микъдарын күбәйтә, буыннар авыртуын булдырмый калуга, су белән тозны тиешле баланста тотуга ярдәм итә, калийга бай булуы йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны арттыра. 

Кускус бик җиңел үзләштерелә, ләкин калкансыман бизендә төрле тайпылышлар булган һәм бодайдан әзерләнгән ризыкларга аллергияле кешеләргә аны куллану киңәш ителми.

Кускусны, атланмай салып, ботка кебек үзен генә ашарга, шулай ук гарнир буларак та кулланырга мөмкин. Гарәп илләрендә аны махсус пар кәстрүленә салып, парда әзерлиләр. Кускусның барлык файдалы матдәләрен саклап калу өчен шулай эшлиләр. Гадәти кәстрүлгә вак тишекле киңрәк иләк урнаштырып та пешереп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X