Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Каз маеның дәвалау үзлекләре

Каз маен төрле өлкәләрдә куллануның берничә ысулын тәкъдим итәбез

Ул тын юллары, тире, гинекология авырулары, үпкәләр, аяклар белән проблемалар булганда, салкын тигәндә ярдәмгә килә. Шулай ук каз маен косметология чараларында, көнкүрештә, ашарга пешергәндә дә кулланалар. Ул организм тарафыннан тиз үзләштерелә, җылыту үзлегенә ия, файдалы матдәләрнең тирегә тизрәк үтеп керүен тәэмин итә.

Майны түбәндәгечә эретәләр: казның тире маен алып, вак кисәкләргә турыйлар һәм акрын утта ярты сәгать кайнаталар. Килеп чыккан массаны иләк аша сөзәләр дә пыяла банкага салып куялар. Эретелгән каз маен суыткычта сакларга кирәк. Ә озак вакыт саклау өчен майны пластик савытка салып туңдыргычка куярга мөмкин. 

Каз маен төрле өлкәләрдә куллануның берничә ысулын тәкъдим итәбез:

1. Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен каз маен кырылган суган белән кушарга һәм ашар алдыннан бер аш кашыгы кабул итәргә кирәк. Әлеге катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә дә мөмкин. 

2. Авырткан арканы мунчада каз мае белән ышку ярдәм итә. Аннары җылы урында төренеп яту мөһим. 

3. Йоклар алдыннан кулларга каз мае сөртү тирене тукландыра, дымландыра, йомшарта.

4. Көн саен биткә каз мае белән массаж ясау тиренең корылыгыннан арынырга булыша, 15 минутлык маска ясау күзәнәкләрне яңарта, тирене дәвалый, җыерчыкларны киметә. 

5. Күн аяк киеменә су кермәсен дисәгез, махсус губка белән эретелгән каз маен сылагыз, ә соңыннан яхшылып сөртегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk