Файдалы киңәшләр.
- Ишегалдын яки бакчаны матурларга теләсәгез, кызыл фасоль утыртыгыз. Ул июль аеннан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Фасольләрен кисеп алып торсагыз, чәчәк ату вакыты тагын да озая. Үрмәләп үсә торган бу фасольнең буе 3-4 метрга җитә.
- Шомырт, каен агачларын бакчага утыртырга тырышмагыз, чөнки әлеге агачларның тамырлары туфракны ярлыландыра. Каен булган бакчада җиләк, карлыган, чия үсми.
- Даими суга интеккән карлыган берничә ел рәттән җимеш бирмәскә мөмкин.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев