28 май 2014 яңалыклары
-
БДИ буенча "Кайнар линия" эшләячәк
29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен - рус теле буенча БДИ тапшырачак. Моның белән бәйле рәвештә Җәмәгатьчелек палатасы ел саен эшләп килә торган БДИ-2014 сораулары буенча кайнар линия ача. Гражданнар 7.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр 8-800-700-8-800 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт...
-
“Ак калфак” оешмасының Кукмара бүлеге җитәкчесе татар хатын-кызлары форумында катнашты
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып үтте. Анда төрле өлкәләрдә югары уңышларга ирешкән, татар телен, мәдәниятен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә өлеш кертә алган гүзәл затлар катнашты. Форумның программасы бик бай итеп төзелгән иде. Казан Кремленә,...
-
Урманнарны янгыннан саклыйк!
Республикада аномаль эссе һава торышы хакимлек итә. Көннәрнең кызу торуы, яңгырлар яумау урманнарда янгыннар китереп чыгаруга да сәбәпче була. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары белән 23 майдан 14 июньгә кадәр халыкка һәм транспорт чараларына урманнарга керү тыела. Без, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, район халкыннан һәм кунаклардан урманнарда янгын чыгуларга юл куймауларын...
-
Кукмара халкы ни өчен сусыз тилмерә?
Соңгы елларда Кукмара поселогында су белән тәэмин ителеш иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу атнада ул өлешчә хәл ителер дигән ышаныч бар. Эссе көннәр башлангач, редакциядә телефон шалтыраудан тынып тормады дисәк тә хата булмас. Һәрбер шалтыратучының телендә бер үк сүз: "Су юк, тилмерәбез". Чарасызлыктан ярдәм сораучыларның хәлләрен бик аңлыйбыз...
-
Видеоконференция режимында Татарстанның наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы узды
Анда район комиссиясе членнары катнашты. Көн тәртибендә җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә тотылучылар, шулай ук әлеге учреждениеләрдән азат ителгән, наркомания белән авыручыларны комплекслы тернәкләндерү, дәвалау, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны транспорт средстволары белән идарә итүдән читләштерү, "Наркотикларсыз яшик!" акциясенең барышы турында сөйләнелде. Әлеге мәсьәләләр буенча республиканың җәза үтәү федераль хезмәте идарәсе начальнигы...
-
Кукмарада сугым мәйданчыкларына ихтыяҗ арта бара
Авыл хуҗалыгы продукциясен сату бәяләре бераз күтәрелеп, халык җитештергән товарыннан керем ала башлады дигәндә генә фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен тагын бер яңалык кертелде: терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр сугым эшләрен теләсә кайда түгел, ә махсус мәйданчыкларда гына башкарырга тиеш. Йорт-кура тирәсендә генә суелган малны сатуга чыгарырга ярамый. Терлекне кайда чалырга?...
-
Вахиттә Сабантуй 8 июньдә була
8 июньдә Вахит авылында Сабантуй уздырыла. Программада милли көрәш, уеннар, җыр-бию, нәфис сүз, күңел ачулар. Бәйрәмдә татар эстрадасының махсус кунаклары катнаша. Башлана 13 сәгатьтә.
-
Березняк мәктәбендә шигырь сөючеләр бәйгесе үтте
Кеше язмышы төрледән төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Рәниф Шарипов ничә еллар инде тормыш сынауларын җиңеп, поэзия үрләрендә кыю адымнар ясап, берсеннән-берсе матур шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Ул, Чокырча тауларына менеп, Кукмараның туры урамнарыннан Казанга килеп, безнең төбәкне илгә таныткан шагыйрь. Березняк урта мәктәбендә "Иҗади үсеш һәм гуманитар белем...