Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Видеоконференция режимында Татарстанның наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы узды

Анда район комиссиясе членнары катнашты. Көн тәртибендә җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә тотылучылар, шулай ук әлеге учреждениеләрдән азат ителгән, наркомания белән авыручыларны комплекслы тернәкләндерү, дәвалау, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны транспорт средстволары белән идарә итүдән читләштерү, "Наркотикларсыз яшик!" акциясенең барышы турында сөйләнелде. Әлеге мәсьәләләр буенча республиканың җәза үтәү федераль хезмәте идарәсе начальнигы...

Анда район комиссиясе членнары катнашты. Көн тәртибендә җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә тотылучылар, шулай ук әлеге учреждениеләрдән азат ителгән, наркомания белән авыручыларны комплекслы тернәкләндерү, дәвалау, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны транспорт средстволары белән идарә итүдән читләштерү, "Наркотикларсыз яшик!" акциясенең барышы турында сөйләнелде. Әлеге мәсьәләләр буенча республиканың җәза үтәү федераль хезмәте идарәсе начальнигы Эдуард Хиалеевның, автономияле коммерцияле булмаган оешманың "Феникс" социаль бюросы директоры Екатерина Мартьянованың, республика юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе идарәсе начальнигы урынбасары Мәсхүт Мифтахов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

Инде хәбәр итүебезчә, 20 майдан 26 июньгә кадәр Республикада, шул исәптән безнең районда да "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция бара. Акция барышында һәм аннан соң наркотикларның законсыз әйләнеше фактларын хәбәр итү өчен прокуратурада 2-85-22, 2-65-49 "кайнар линия" телефоннары эшли.

фото: http://ufskn.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/305487.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk