28 апрель 2016 яңалыклары
-
Кукмара полициясе юл фаҗигасенең шаһитләрен эзли
9 апрельдә, кичке сәгать сигезләр тирәсендә, Лесхоз-Иштуган юлының 13нче чакрымы - Красный цветок һәм Филлиповка авыллары арасында җиңел автомобиль юлда ятучы ир кешенең өстеннән чыга. Бәлки әлеге фаҗигане күрүчеләр булгандыр. Һәлакәтнең шаһитләре бу хакта 2-65-34 телефоны аша район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлегенә хәбәр итсеннәр иде. Анонимлык гарантияләнә.
-
Коточкыч фаҗига: өч бала әниләре күз алдында янып үлгән (+фото)
Башкортстанның Балтач районы Комъязы авылындагы фаҗига 27 апрель иртәсендә килеп чыккан. 25 яшьлек әни кеше йокыдан торып, хуҗалык эшләре белән ишегалдына чыгып китә. Ире өйдә булмый, ә өч сабые йоклап кала. Хуҗабикә ишегалдында кайнашканда, йортта ниндидер тавыш ишетелә. Шул арада тәрәзәдән кара төтен чыкканы күренә. Әни кеше дөньясын онытып йортка...
-
Полиция ярдәмгә килде
Бервакыт кесә телефоныма шалтыратып: "Кредитыгыз капланып бетмәгән, ике мең сум күләмендәге әҗәтегезне түләп бетерергә кирәк", - дип әйттеләр. Куркып калдым, кредитлар да алганым юк бит. Биш ел элек бер танышларыма поручитель булганым исемә төште. Алардан да белештем, вакытында түләп баруларын әйттеләр. Танышларым банкка барып: "Ник алай олы кешене борчыйсыз?" -...
-
Кукмара-Сәрдек маршруты буенча велосипедта узышу оештырыла
4 майда район күләмендә Кукмара-Сәрдек маршруты буенча велосипедта узышу оештырыла. Старт Җиңү паркы каршындагы мәйданда бирелә. Җыелу вакыты - сәгать 9.30. Узышта теләгән һәр кеше катнаша ала. Белешмәләр өчен телефон 89063209921.
-
Кукмара музеенда “Чернобыль – черная боль” дигән экспозиция ачылды (фото)
Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда Чернобыль атом электростанциясе шартлауга 30 ел узу уңаеннан, һәлакәтне бетерүдә катнашучылар турында "Чернобыль - черная боль" дип исемләнгән экспозиция ачылды. Шул уңайдан, әлеге коточкыч аварияне юк итүдә катнашучылар өчен музейда экскурсия узды.
-
Манзарас клубында әдәби-музыкаль кичә үтте (фото)
Манзарас авылы мәдәният йортында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап "Г.Тукай -безнең яраткан шагыйребез" дигән темага әдәби -музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә Тукайның шигырләрен сөйләделэр, җырларын җырладылар. Шулай ук Гәрәй Рәхимнең "Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштерелде. Әкияттә 3-4 сыйныф укучылары катнашты. Кичәгә Манзарас мәктәбенең 1,2,3,4 һәм балалар бакчасы балалары чакырылды.
-
Постта торганда биергә өйрәндем, - ди сугыш ветераны
Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашуга барырга туры килсә, куркып, шикләнеп тә куясың: сәламәтлеге ничек икән, аралаша аламы? Әлеге чор кешеләре инде хәзер олы яшьтә булу белән беррәттән, яшьлектә күргән авыр язмышлары да гомерләр узган саен үзен сиздерми калмый. Зур Сәрдек авылында яшәүче Әхәт абый Вәлиевка күз тимәсен, сөбеханалла, сөйләшүе...
-
Балалар бакчасында - Габдулла Тукай көннәре
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 130 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды. Безнең "Гөрләвек" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп,...
-
Түбән Үрәс мәктәбендә фәнни-методик семинар узды
Түбән Үрәс урта мәктәбендә "XVIII-XX гасыр бөек татар мәгърифәтчеләренең педагогик мирасы" дигән темага халыкара фәнни-методик семинар узды. Аны оештыручы - педагогия фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов. Чарада Иран, Тадҗикистан, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстаннан да вәкилләр катнашты. Семинарда эш "Халык педагогикасы үсешендә татар мәгърифәтчеләренең роле", "Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә татар мәгърифәтчеләренең...