26 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кукмарадагы Яңа ел алды бәяләре
Мандарин (килограмм) - 60-140 сум Шампань шәрабе - 109-260 сум Шәм - 15-60 Гирлянда - 120-550 Мишура - 20-52 сум Чыршы уенчыгы - 30-60 сум Чыршы - 195-1800 сум (озынлыгына карап).
-
Аш-Буҗи клубында мөслимәләр бәйгесе узды
Яулык ябып, озын итәкләр киеп, намаз юлында йөри торган туташ-ханымнар урамда соңгы вакытта күбрәк күренә башлады. Моңа, бәлкем, мәдрәсәдәге укулар, мөгаллимнәребезнең хәдис-вәгазьләре дә тәэсир итәдер. Аш-Буҗи авылының мәдәният йортында да мөслимәләр катнашында бик матур кичә булды. Купка авылы белән Аш-Буҗи абыстайлары көч сынашты бу көнне. Әйе, чыннан да, бик күңелле,...
-
Күршеләрем шәп инем
Җәйге матур көннәрнең берсендә узып баручы юлчылар, җиңел машиналарыннан төшеп: "Бу бик күркәм йортта кайда эшләүче, ни белән шөгыльләнүчеләр яши?" - дип сорадылар. Әйе, сорарлык та шул. Ике катлы, ак кирпечтән эшләнгән әлеге йорт балкып, ераклардан үзенә җәлеп итеп тора. Мин аларга: "Бу йортта бик гади, эшчән кешеләр яши. Хуҗа...
-
Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды (+Фотолар)
Район Мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме булды. Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган ятим балалар чакырылган иде. Районыбыз башлыгы Сергей Димитриев аларны бәйрәм белән котлады. -Төрле ярышларда, конкурсларда районыбыз данын яклыйсыз....
-
Кукмарада Яңа ел сулышы сизелә башлады
Табигать көйсезлекләренә карамастан, әйләнә-тирәбездә Яңа ел сулышы сизелә башлады. Һәрбер оешма, кибет үзенең территориясен бизәү белән мәшгуль. Яңа елның күрке булган баш чыршы да поселок үзәгендә үз урынын алды. Биеклеге, купшылыгы белән ул һәркемне сокландыргандыр дип уйлыйм. Әйе, урамнарда, биналарда гирляндалар, аллы-гөлле утлар җемелдәгән көннәр бүген. Авылларның да мәктәп, балалар...
-
Урлашу яхшыга илтми
Районыбызда электр энергиясен урлау очраклары, элеккеге еллар белән чагыштырганда, күпкә кимесә дә, тикшерү вакытында аерым хуҗалыкларда әле дә очраштыргалый. Электр энергиясен урлашуның төрләре үзгәргән саен, аларны тикшерү һәм табу юллары да камилләшеп бара. Куллануда бүген яшерен электр кабельләрен эзләп таба торган приборлар, компьютерлар, махсус җиһазлар бар. Ай саен Кукмара районы...