Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләрем шәп инем

Җәйге матур көннәрнең берсендә узып баручы юлчылар, җиңел машиналарыннан төшеп: "Бу бик күркәм йортта кайда эшләүче, ни белән шөгыльләнүчеләр яши?" - дип сорадылар. Әйе, сорарлык та шул. Ике катлы, ак кирпечтән эшләнгән әлеге йорт балкып, ераклардан үзенә җәлеп итеп тора. Мин аларга: "Бу йортта бик гади, эшчән кешеләр яши. Хуҗа...

Җәйге матур көннәрнең берсендә узып баручы юлчылар, җиңел машиналарыннан төшеп: "Бу бик күркәм йортта кайда эшләүче, ни белән шөгыльләнүчеләр яши?" - дип сорадылар. Әйе, сорарлык та шул. Ике катлы, ак кирпечтән эшләнгән әлеге йорт балкып, ераклардан үзенә җәлеп итеп тора. Мин аларга: "Бу йортта бик гади, эшчән кешеләр яши. Хуҗа кеше механизатор, ә тормыш иптәше сыер савучы булып эшли", - дидем.

Гайникамал апа белән Нәбиулла абый Хәлиуллиннар гади колхозчылар булып эшләп, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Мин Вахиткә килен булып килгән елларда кече уллары Равил әле мәктәптә укып йөри, абыйсы, ике апасы да кайсы мәктәптә, кайсы һөнәри уку йортында белем ала иде. Равил төп йортта әти-әнисе янында төпләнеп калды. Һөнәри белем алып, механизатор булып эшли башлады. Шушы авылда үсеп, фермада сыер савучы булып эшләүче Равилә белән яңа тормыш башлап җибәрделәр. Нәбиулла абый белән Гайникамал апа да олыгайдылар, шулай да йорт тирәсендәге эшләрдә булдыра алган кадәр булыштылар. Элеккеге кайнаналар хәзерге кебек түгел иде. Алар үзләре уйлаганча, үзләренә ошаганча яшәргә тырыштылар. Равилә исә өлкәннәргә каршылык күрсәтмәде. Иртүк торып йорт малларын карый да, фермага эшкә китә. Аннан кайткач, тагын төнгә кадәр эш җитәрлек. Бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр.

Әкренләп, хәстәрләнеп, ел саен материалларын туплап, йорт салу эшенә дә керештеләр. Хәләл көч белән башкарылган эштә Аллаһы Тәгалә дә ярдәменнән ташламады. Әби-бабайлар исә оныклар тәрбияләүдә булыштылар. Шулай да вакыт үзенекен итә икән, өлкәннәр дә картайдылар. Гайникамал апаның да сәламәтлеге какшап китте. Аны ничә ел, бер зарланмыйча, кулларыннан тотып ашатып, яшь баланы караган шикелле тәрбия кылдылар. Нәбиулла абыйның да күзләре күрмәс булды. Яңа өйне күтәреп бетереп, түшәм-идән дә җәймәгәннәр иде әле бу вакытта. Нәбиулла абыйны яңа йортта яшәмичә кала дип, түрдәге бер бүлмәне эшләп бетереп, хөрмәтләп яңа өйгә чыгардылар.

Нәбиулла абый берничә ел бу олы йортта яшәгәч вафат булды. Бик зурлап озаттылар. Әле Гайникамал әбине шактый еллар тәрбия кылдылар. Әгәр кайнанасының тамагыннан ризык үтми башласа, Равилә мине чакырып ала иде. Мин кереп: "Әйдә әле, Гайникамал апа, бергә утырып чәй эчик әле", - дисәм: "Әйдә, алайса", - дип, биргән ризыкны ашап-эчеп куя иде. Ул ашагач, Равилә дә сөенеп кала иде.

Әти-әниләренә шулкадәр кадер-хөрмәт күрсәткән, аларның фатихасын алган Равил белән Равилә үзләре дә әби-бабай булдылар, ике оныклары бар. Әле Равил хәзер дә хуҗалыкта иң яхшылар сафында, Сабан туенда "Кыр батыры" буларак тәкә белән бүләкләнде. Кызлары Фирүзә тормыш иптәше белән Казан шәһәрендә гомер кичерә. Ә уллары Фирдүс хуҗалыкта шофер булып эшли. Нинди генә эш башкарса да, алдынгылар рәтендә. Төп йортка Каенлык авылыннан килен булып төшкән Гөлфия дә үзләре кебек эшчән, миһербанлы, өлкәннәрне хөрмәт итә, туганнарына, күршеләргә карата да ачык йөзле, кунакчыл.

Менә шундый гаҗәеп тыйнак, тормышның ямен, тәмен белеп яши торган күршеләребез бар безнең.

Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Вахит авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk