Кукмарада Яңа ел сулышы сизелә башлады
Табигать көйсезлекләренә карамастан, әйләнә-тирәбездә Яңа ел сулышы сизелә башлады. Һәрбер оешма, кибет үзенең территориясен бизәү белән мәшгуль. Яңа елның күрке булган баш чыршы да поселок үзәгендә үз урынын алды. Биеклеге, купшылыгы белән ул һәркемне сокландыргандыр дип уйлыйм. Әйе, урамнарда, биналарда гирляндалар, аллы-гөлле утлар җемелдәгән көннәр бүген. Авылларның да мәктәп, балалар...
Табигать көйсезлекләренә карамастан, әйләнә-тирәбездә Яңа ел сулышы сизелә башлады. Һәрбер оешма, кибет үзенең территориясен бизәү белән мәшгуль. Яңа елның күрке булган баш чыршы да поселок үзәгендә үз урынын алды. Биеклеге, купшылыгы белән ул һәркемне сокландыргандыр дип уйлыйм.
Әйе, урамнарда, биналарда гирляндалар, аллы-гөлле утлар җемелдәгән көннәр бүген. Авылларның да мәктәп, балалар бакчасы, клуб яннары Яңа ел бизәкләренә күмелә. Кыскасы, һәркем яңа елны көтеп яши.
-Яңа ел рухы һәркемнең күңелендә булырга тиеш. Элек без кечкенә чакта конфет тышлары җыеп, журналларны кисеп, төсле кәгазьләрдән чылбырлар, фонарьлар, энҗе бөртекләре ясап элә идек. Ул вакытта уенчыклар булмады микән?! Хәзер бит кибетләрдәге аллы-гөлле уенчыклардан, мишурадан күзләр камаша. Кызларым белән чыршыны 3 декабрьдә үк бизәп куйдык инде. Эштә дә мишуралар элеп, гирляндалар кабыздык. Ә якыннарыма бүләкләр сатып алырга өлгермәдем әле, - диде райондашыбыз Лилия Вахитова.
Әкияти итеп бизәлгән биналар, урамнар тирә-юньдәгеләргә бәйрәм кәефе өләшә. Мондый көннәрдә райондашларыбызның иҗат җимешләрен күреп сокланыр өчен генә булса да, автомобиль, автобуслардан төшеп җәяү йөрергә кирәктер ул. Кыш көне һавасы да саф, чиста бит аның. "Строй - Гарант", юл идарәсе оешмалары беренчеләрдән булып территорияләрен бизәп тә куйдылар. Мәктәп, балалар бакчаларында да Яңа елга әзерлек тулы куәткә бара. "Зилант" спорт мәктәбе кызлары да кар өеме янында мәш киләләр иде, паровоз ясаулары икән.
-Мәктәптә эшләгән вакытлардан ук инде нинди рәсем ясыйсымны, стена газетасының, төрле бәйрәмнәргә залларның бизәлешен төшемдә күрәм, - диде спорт мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Диләрә Нуреева. Аннары минем сораулы карашыма җавап биргәндәй дәвам итте. - Әйе, шаярып түгел, чынлап әйтәм. Әлеге паровозны да төшемдә күрдем. Хәзер шуны хезмәттәшләр белән бергә тормышка ашырабыз. Барысы да балалар өчен, аларны сөендерәсе килә. Безгә дә гел эш димәгән бит инде, ә сыннар ясаганда бар дөньяңны онытып, рәхәтләнеп ял итәсең. Балаларга яңа ел кичәсе дә оештырачакбыз. Бик күңелле булачак.
"Олимп" боз сарае чыршысының кулдан эшләнгәнлеген ишетеп, анда да сугылдык. Бәлки башкаларга да файдалы киңәшләре белән уртаклашырлар.
-Мондый чыршы Кукмарада берәү генә әле. Зур шәһәрләрдән калышып тормаска уйладык, аны ясау идеясе Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгенә баргач туды. Анда чыршы шушы рәвешле итеп эшләнгән, бик зәвыклы. Шул матурлыкны үзебездә дә булдырырга теләдек. Инженерыбыз Илфат Харрасов, үлчәп, исәпләп конус формасын китереп чыгарды һәм егетләр бергәләшеп каркасын җыйдылар. Эретеп-ябыштыру эшләрен дә үзебез башкардык. Спорт мәйданчыгы ясаганнан калган ясалма чирәмне кулланып төреп тә куйдык. Ямь-яшел чыршы килеп чыкты. Уенчыклар, гирляндалар белән бизәдек. Ел саен чын чыршы сатып ала идек, ә быел безнең тырышлык белән бер агач булса да киселми калды. Шулай ук ул киләсе елларга да әзер булып торачак, - диде "Олимп" боз сарае директоры Райнур Нәбиуллин, чыршы ясау серләрен чишеп. Боз сараеның ишегалдына сыннар да ясаганнар. Әлегә буямый торалар икән, көннәр җылы торса, бәйрәмгә кадәр ямьсезләнеп бетәчәкләр, диделәр биредә.
Әйе, чыршыдан башка яңа елны күз алдына да китереп булмый. Ә чын яки ясалма чыршы сайлауны һәркем үзе хәл итә. Кемгәдер урман чыршысының хуш исе, икенчеләргә исә ясалма чыршының чүпсез булуы ошый.
-Ясалма чыршыны декабрь башыннан ук сатабыз инде. Бигрәк тә 90 сантиметр озынлыктагысын сорыйлар. Быел чыршы уенчыкларын яратып алалар, үткән ел, киресенчә, сатылмаган иде. Ә питарда, шартлаткыч, бенгаль утлары бездә сатуда юк, - диде сатучы Венера Абдулаева.
-Без "Совет елкасы" дигән акция игълан иткән идек. Аның кысаларында совет заманында ясалган чыршы уенчыклары алып килүчеләр музейга түләүсез керә алалар. Алай күп булмаса да, музей фондын баетуга үзеннән өлеш кертүчеләр бар, күбесе өлкән яшьтәге кешеләр, рәхмәт аларга. Рашидә апа Кочетова, мәсәлән, 30га якын уенчык алып килде. Акция әле дә дәвам итә, теләгән кеше рәхим итсен, - диде Туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре Сиринә Сабирова.
Яңа елны ничек каршылыйсың, елың да шулай үтәр диләр. Шуңа күрә барчабызга да бу сихри, әкияти бәйрәмне матур киенеп, бай-мул табыннар артында, якыннарыбыз янәшәсендә күңелле итеп каршы алырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев