24 октябрь 2015 яңалыклары
-
Дәваханәнең гинекология бүлегендә эшләүчеләрнең хезмәтләренә сокланабыз
Күптән түгел, чирләп китеп, хастаханәнең гинекология бүлегендә ятып чыгарга туры килде. Кырык еллап ул бүлеккә килгән юк иде. Андагы тәртипкә, чисталыкка исем китте. Ашау тәмле, төрләндереп торалар. Җылы су бар. Бүлектә эшләүчеләр якты йөз, тәмле тел белән озатып калалар. Тиздән бала тудыру йортының беренче катына күчәчәкбез. Анда душ кабиналарына кадәр...
-
70 меңлек эш таптым, тик... югалттым да бугай
Кызык кына абзый ул үзе. Ихлас. Сөйләшкәндә дә ничектер рәхәт итеп, сүзнең тәмен тоеп сөйләшә. Шулай да исемен атап тормыйм, чөнки әлеге бәян артык мактанырлык нәрсә турында түгел. Зуррак хезмәт хакы түләнә торган эш эзләгән ул. Һәм тапкан... Хәер, сүзне үзенә бирик әле. - Бер мәлне, телевизор карап утырганда, шундый...
-
Сезгә кычыткан шулпасымы, әллә алабута ипиеме?
Сугыш чоры балалары хөрмәтенә Октябрь - минем туган аем. Егерме өчендә, Ходай кушса, 77не тутырам. Һәр яшәгән көнемә Ходайга рәхмәтлемен. Һәм дә табиб, шәфкать туташларына, туган-тумачаларга, яшьтәшләремә, хезмәттәшләремә, дус-ишләремә. Ни кызганыч, 38дә туганнарның, яшьтәш-сабакташларның күбесе арабызда юк иде инде. Октябрь - минем өчен куанычлы, моңсу, борчулы хәтирәләр ае, еш кына...
-
Казан ветеринария академиясе ректорын үз йортында кулга алганнар
Татарстанда полиция хезмәткәрләре үз йортында Казан ветеринария академиясе ректоры Галимҗан Кәбировны кулга алды. Ул вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә. Ректор йортында вуз өчен сатып алынган күзәтү камералары урнаштырган. Җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылды. Галимҗан Кәбиров 2012 елның 19 июлендә академиягә 100 мең сумлык видеокүзәтү системасы сатып алу турында бер предприятие белән...
-
Кукмарада рөхсәтсез машина алып киткән егеткә карата җинаять эше кузгатылган
11-17 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 78 гариза һәм хәбәр теркәлде. Шуларның алтысы җинаятьләр турында иде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. 10 октябрьдә, көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә Ятмас Дусай авылы кешесе үзенең өлкән яшьтәге әнисенә үтерү белән яный. Кенәбаш авылыннан 47 яшьлек...
-
Поч.Кучукта почта яхшы эшли
Безнең Поч. Кучук авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Рузалия Гайнетдинова, почтальон Ирина Исхакова үз эшләрен яратып башкаралар. Аларның хезмәте авыр: газета-журналларны таратасы, пенсия-пособиеләрне, ут, газ, телефон өчен түләүләрне җыясы. Авыр сумка күтәргән көе һәр өйгә кереп йөрү җиңел түгел. Мин үзем җиде төрле газета-журналлар алам. Аларны гаиләбез белән укыйбыз. Равил КӘРИМОВ
-
Баганада ут янмый
Тимер юл вокзалы турысыннан Манзарас авылын Кукмара белән тоташтырып торучы чишмә һәм күпер бар. Электричкага баручы яки кайтучы яшьләр тау астындагы шул күпер аша йөриләр. Аның якын-тирәсен яктыртып торучы ут баганасының лампочкасы янып чыкканга шактый вакыт үтте инде, әмма алыштырып куючы юк. Хәзер иртә караңгылана, пычрак, яңгырлы көннәрдә бигрәк тә...
-
Кукмара районында хайваннарда котыру авыруының алты очрагы теркәлгән
Агымдагы елда республикада хайваннар арасында котыру авыруы арту сәбәпле һәм аны кисәтү максатыннан Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария баш инспекторы тарафыннан икеайлык игълан ителгән иде. Шуның кысаларында республикада 16 октябрьгә кадәр профилактик чаралар үткәрелде. Урамда халыкны өркетеп йөрүче бәйсез этләр, су буйларыннан, сарайлардан кош-корт урлаучы кыргый җәнлекләр турында ел дәвамында ишетеп...